Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар, ФОТОКОНКУРС: "Солдатта булган диләр!"

Мөслим матбугат үзәге 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан фотоконкурс игълан итә. Конкурста катнашу өчен бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче якыннарыгызның фотосын электрон почтабызга җибәрүегез кирәк. Конкурс шартлары буенча хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәүче улыгыз, абыегыз, туганыгыз яки дустыгызның фотосы белән бергә исем-фамилиясе, хезмәт итү урыны, армия сафларына...

Мөслим матбугат үзәге 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан фотоконкурс игълан итә. Конкурста катнашу өчен бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче якыннарыгызның фотосын электрон почтабызга җибәрүегез кирәк. Конкурс шартлары буенча хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәүче улыгыз, абыегыз, туганыгыз яки дустыгызның фотосы белән бергә исем-фамилиясе, хезмәт итү урыны, армия сафларына алыну вакытын да күрсәтүегез мөһим. Фотолар 24 февральгә кадәр кабул ителә. Электрон почта: muslimau@rambler.ru. Катнашырга теләүчеләр Матбугат үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеменә язып та калдыра ала. Фотоларга тавыш бирү тәртибе соңрак урнаштырылачак. Яңалыклар белән танышып барыгыз. Җиңүчене бүләк көтә. Бүләгебез: армиядән кайтучы егетне, сезнең белән бергә без дә каршы алып, җирле мәгълүмат чараларында яктыртырга вәгъдә итәбез. Сорауларыгыз булса, комментарийларга язып калдыра аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев