Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем» җырлары авторы композитор Ринат Гобәйдуллин вафат

Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор, «Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем», «Адашкан мәхәббәт», «Мин синең ярты җаның», «Оялмале, яле!», «Чаллы сиреньнәре» кебек популяр җырлар авторы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат.

200дән артык җыр авторы Ринат Шәрип улы Чаллыда яшәп иҗат итә иде. Аңа нибары 65 яшь иде. Кызганыч, аның үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Машинада барганда туктап калырга өлгергән, йөрәге тоткан, дип хәбәр итте "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Чаллыдан Резидә Ганиева. Ринат Гобәйдуллинның туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев