Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Күбәләк" бакчасында республиканың иң оста актерлары тәрбияләнә

Балалар өчен нәшер ителүче "Салават күпере" һәм "Сәхнә" театр журналлары республика балалар бакчалары арасында "Сәяр" дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале игълан иткән иде. Анда Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасы да катнашты һәм зона этабында уңышлы чыгыш ясады. Тәрбиячеләр - Алисә Мәрданова һәм Алсу Сәгъдиева жюрига балалар белән әзерләгән...

Балалар өчен нәшер ителүче "Салават күпере" һәм "Сәхнә" театр журналлары республика балалар бакчалары арасында "Сәяр" дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале игълан иткән иде. Анда Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасы да катнашты һәм зона этабында уңышлы чыгыш ясады. Тәрбиячеләр - Алисә Мәрданова һәм Алсу Сәгъдиева жюрига балалар белән әзерләгән "Өч кыз" әкиятен тәкъдим итте. Әзерләгән тамаша иң югары бәя алды. Бакча коллективы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналларының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев