Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Зөлфәтне искә алачаклар

Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган искә алу чарасы Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында 13 мартта үткәрелә дип хәбәр итә берлекнең матбугат хезмәте. Әлеге кичә бүген Рушат Солтанов җитәкчелегендә Мөслим районы делегациясе лә юл тотты. Оештыручылар - шагыйрь Зөлфәтнең каләмдәшләре, дуслары...

Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган искә алу чарасы Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында 13 мартта үткәрелә дип хәбәр итә берлекнең матбугат хезмәте. Әлеге кичә бүген Рушат Солтанов җитәкчелегендә Мөслим районы делегациясе лә юл тотты. Оештыручылар - шагыйрь Зөлфәтнең каләмдәшләре, дуслары һәм шәкертләре - искә алу кичәсен "Мин - Зөлфәт!" дип исемләгәннәр. Кичәдә Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй һәм башка драма артистлары башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгыраячак, Зөлфәт шигырьләренә язылган җырларны Рафаэль Сәхәбиев, Шамил Әхмәтҗанов, Римма Ибраһимова, Мирсәет Сөнгатуллин башкарачак. Әдәби-музыкаль кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Искә алу кичәсен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияли. Онлайн-трансляция өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/44/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев