Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исрек машина йөртүчене 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Ел башыннан ДАИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 99 райондашыбызны тоткарлады, шуларның берсе - исерек килеш кабаттан рульгә утыручы.

"Алкогольле эчемлекләр эчкән килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче өч көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да озаерга мөмкин, җәза үтәү таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә", - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Яңа закон - РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче мәртәбә тоткарлый икән, аңа җинаять җаваплылыгы яный. Җаваплылыкның төрләренә килгәндә, машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф, җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә штраф билгеләнү ихтималын күздә тота. Шулай ук 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт, 2 еллык мәҗбүри эш,

яисә машина хуҗасы 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә - җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама