Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әнисә Биктимирова үз проекты белән Казанда җиңү яулады

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Сәламәт кешеләр - көчле ил!» Татарстан Республикасы мәдәният-ял итү учреждениеләрендә наркоманияне профилактикалау буенча социаль-мәдәни проектлар смотр-конкурсында җиңүчеләр катнашында «Мәдәни-ял итү учреждениеләре чаралары ярдәмендә наркоманияне кисәтү» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Конкурска республиканың төрле районнарыннан 20 проект тәкъдим ителгән иде. Жюри бәйгенең максатларына туры килгән...

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Сәламәт кешеләр - көчле ил!» Татарстан Республикасы мәдәният-ял итү учреждениеләрендә наркоманияне профилактикалау буенча социаль-мәдәни проектлар смотр-конкурсында җиңүчеләр катнашында «Мәдәни-ял итү учреждениеләре чаралары ярдәмендә наркоманияне кисәтү» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Конкурска республиканың төрле районнарыннан 20 проект тәкъдим ителгән иде. Жюри бәйгенең максатларына туры килгән 8 иң яхшы проектны сайлап алды. Иске Карамалы авылы мәдәният йорты хореограф, сәнгать җитәкчесе Әнисә Биктимирова "Жизнь прекрасна!" проекты белән җиңү яулады. Әнисә Биктимирова диплом һәм ноутбук белән бүләкләнде. Җиңүчеләр түгәрәк өстәл вакытында үз эшләре белән таныштырды.

Соңыннан катнашучылар фикер алышты һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев