Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирле үзидарә көне уңаеннан район башлыгы Рамил Муллин котлавы

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре! Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең зур тырышлык сораучы җаваплы хезмәтләренә игътибары турында сөйли....

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең зур тырышлык сораучы җаваплы хезмәтләренә игътибары турында сөйли.

Унтугыз авыл җирлеген берләштергән районыбызда да халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела. Дәүләтебез ярдәме белән районыбызда төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырылды, юл инфраструктурасы һәм урам яктырту системасы модернизацияләнде, парклар һәм скверлар төзекләндерелде, ял итү урыннары булдырылды, яңа торак йортлар сафка басты. Моның нәтиҗәсе буларак, Мөслимебез һәм авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә, аларда яшьләребезгә яшәү, эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен шартлар тудырыла.

Хуҗалыкның төрле тармакларындаэшне тиешле югарылыктаоештыру,районыбызны социаль-икътисадый яктан үстерү, көнүзәкмәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарә җитәкчесеннән һәм аның хезмәткәрләреннән киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык сорый. Җирле үзидарәләрнең ролен күтәрү, аның финанс тәэмин ителешен һәм ресурс мөмкинлекләрен җәелдерү юнәлешендә бергәләп тагын күп эшләр башкарасы бар әле.

Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаулары, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга омтылулары өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә чын күңелдән зур рәхмәтемне җиткерәм!

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, куелган максатларга ирешүегезне телим.Җаваплы эшегездә тагын да зуррак уңышларга, Татарстаныбыз һәм Мөслимебез үсеше хакына матур казанышларга ирешергә язсын.

Рамил Муллин,

муниципаль район Башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев