Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирем намаз укуыма каршы. Миңа нишләргә? (сорау-җавап)

«Мин намаз укый башладым, әмма ирем һәм кайнанам (без бергә яшибез) моңа каршы. «Әгәр намаз укуыңны дәвам итсәң, аерылышабыз, миңа яулыклы хатын кирәкми, мин сине башка төрле чакта яраттым», - ди ирем. Миңа нишләргә? Аллаһка тугры калыргамы, иремнең сүзен тыңларгамы?» Татарстанның Питрәч районында яшәүче Гүзәл ханымның әлеге соравына «Гаилә» мәчете...

«Мин намаз укый башладым, әмма ирем һәм кайнанам (без бергә яшибез) моңа каршы. «Әгәр намаз укуыңны дәвам итсәң, аерылышабыз, миңа яулыклы хатын кирәкми, мин сине башка төрле чакта яраттым», - ди ирем. Миңа нишләргә? Аллаһка тугры калыргамы, иремнең сүзен тыңларгамы?» Татарстанның Питрәч районында яшәүче Гүзәл ханымның әлеге соравына «Гаилә» мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә: - Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Бу мәсьәләдә, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә тугры калырга кирәк, чөнки безне ризыкландыручы, бөтен нигъмәтләрне бирүче дә Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгаләнең әмерен калдырып, ирен тыңлый икән, бу очракта бөтенләй Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән мәхрүм калырга мөмкин. Мондый хәлгә юлыккан хатын-кызлар безнең мәчеткә дә мөрәҗәгать иткәннәре бар. Тормышта андый хәлләр булгалый. Бу очракта Гүзәл ханымга ирен матур сүз белән үгетләргә киңәш итәбез. Гаилә таркалмаса яхшы. Ләкин ахирәт ягын онытмаска, чөнки тормыш бер мизгел генә. Ә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе булачагын онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X