Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлегендә үткәреләсе төп чаралар (ГРАФИК)

1 декабрьдән алып 10сына кадәр җирлегебездә инвалидлар ункөнлеге оештырыла. Һәр елдагыча, ункөнлек кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен күпсанлы чаралар оештырылачак. Игътибарыгызга чаралар графигын тәкъдим итәбез.

1 декабрь - 10 декабрь

- авыл клубларында һәм китапханәләрдә тематик очрашулар, конкурс-бәйгеләр, музыкаль кичәләр үткәрү;

- мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләрендә булу;

- Мөслим урамнарында мәктәп укучылары һәм волонтерлар катнашында акцияләр уздыру;

- район мәктәпләрендә "Тормыш дәресләре", "Шәфкатьлелек бизи кешене"класс сәгатьләрен уздыру; шефлык итү.

5 декабрь

9.00 сәг. - Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә инвалидлар арасында спартакиада (дартс, шашка-шахмат, урыннан ераклыкка сикерү, күңелле стартлар).

6 декабрь

15.15 сәг. - район мәдәният йортында Халыкара Йордан университеты профессоры Мәхмүд Габдеррәзак Әс-Сәгъди вәгазе.

(профессор Международного Иорданского университета исламских наук Махмуд Абдурразак ас-Сагди. Он является прямым потомком пророка Мухаммада)

7 декабрь

14.00 сәг. "Мизгел" яшьләр үзәгендә мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау бүлеге белгечләре, җәмәгатьчелек һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләр катнашында түгәрәк өстәл .

9 декабрь

8.00 -15.00 сәг. - "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Без - бергә!"

хәйрия марафоны уздырыла.

19.00 сәг. - район мәдәният йортында район үзешчәннәре К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" хәйрия- спектаклен тәкъдим итә.

10 декабрь

10.00 сәг. - "Мизгел" яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында "Могҗизалар кыры" бәйгесе.

Җәмәгать мунчасында инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтү:

8 һәм 11 декабрь көннәрендә 13.00-19.30 сәгатьләрдә - ир-атларга,

9 һәм 10 декабрь көннәрендә 13.00-19.30 сәгатьләрдә - хатын-кызларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама