Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминият стажына башка вакытта эшләүне кертү

2015нче елның 1 гыйнварыннан "Иминият пенсияләре турындагы" (28.12.2013, № 400-ФЗ) яңа Федераль закон үз көченә керде. Шуңа бәйле рәвештә, пенсия билгеләүгә, аерым алганда, иминият стажына таләпләр үзгәрде.

2015 елга картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен иминият стажы 6 ел булып, 2016 елның 1 гыйнварыннан ел саен бер елга арта барып, 2024 елда 15 елга җитәргә тиеш.

Шушы уңайдан сорау туа: "Иминият стажына вакытлыча хезмәткә яраксыз вакытта мәҗбүри социаль иминият буенча ярдәм (пособие) алган вакыт һәм хезмәт хакы сакланмыйча ял (отпуск) вакыты керәме?"

Яңа Федераль законның 11 маддәсе нигезендә, иминият стажына иминият кертемнәре исәпләнгән һәм Россия Пенсия фондына түләнгән булса, Россия Федерациясе территориясендә башкарылган эш һәм (яки) башка эшчәнлек башкарган вакыт керә.

Иминият стажына башкарылган эш һәм (яки) башка эшчәнлек башкарган вакыт белән беррәттән түбәндәгеләр керә:

1. хәрби хезмә, яки шуңа тиң башка хезмәт узу вакыты;

2. вакытлыча хезмәткә яраксыз вакытта мәҗбүри социаль иминият буенча ярдәм (пособие) алган вакыт;"

3. әнинең яки әтинең һәр бала 1,5 яшькә җиткәнче тәрбияләү вакыты;

4. эшсезлек буенча пособие алган, түләүле җәмәгать эшләрендә катнашкан, башка җиргә күчү сәбәпле дәүләт мәшгульлек хезмәте юлламасы белән башка җирлектә эшкә урнашу вакыты;

5. җинаять җаваплылыгына нигезсез тартылып төрмәдә (ябылуда) утырган, нигезсез репрессияләнгән, соңыннан реабилитацияләнгән, иректән мәхрүм итү урыннарында җәза вакытын үтәү вакыты;

6. эшкә яраклы шәхеснең I группа инвалид, инвалид бала яки 80 яше тулган кешене карау вакыты;

7. хәрби ир белән хатынның килешү нигезендә хәрби хезмәтне үтәгәндә эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганлыктан, (бу чор 5 елдан да артмаска тиеш) эшләмәгән вакыты;

8. Россия Федерациясе дәүләт һәм консуллык оешмалары тарафыннан ир белән хатынның чит илдә (бу чор 5 елдан да артмаганда) яшәү вакыты.

Алда әйтеп үтелгән вакытлар, иминият стажына ул вакытка кадәр һәм (яки) аннан соң башкарылган эш һәм (яки) башка эшчәнлек Федераль законның 11 маддәсенә нигезләнеп санала.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, вакытлыча хезмәткә яраксызлык вакытлары иминият стажына кертелә. исәпләгәндә төшереп калдырыла. Моннан тыш, хезмәт хакы сакланмыйча ял (отпуск) вакытында иминият кертемнәре шәхси исап-хисап счетына утырмый. Бу үз чиратында сезгә иминият пенсиясе исәпләгәндә исәп-хисап счетына күчкән гомуми иминият кертемнәрендә чагыла.

Район пенсия фонды бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X