Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Закиров: "Продукция җитештерүне арттыру өчен районның мөмкинлекләре бар"

Бу көннәрдә җирлегебездә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия эшләде. Алар терлекчелек тармагын тикшереп анализ ясадылар, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Берничә белгечтән торган комиссия, җаваплылыгы чикләнгән "Органик - Групп" җәмгыятенең "Урожай", "Ык" агрфирмаларында булып, терлекчелек тармагында эшләр торышы белән таныштылар. Ике агрофирмадагы мал саны районның 50% терлеген тәшкил итә. Гомумән алганда, җәмгыятьнең эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Мал торакларының торышы канәгатьләнерлек, контроль савулар даими үткәрелә. Киләчәктә малларны фәкать ясалма орлыкландыру юлы белән үрчетергә кирәклеге ассызыкланды. Чөнки болай эшләгәндә төрле йогышлы авырулардан, шул исәптән лейкоздан котылырга була.

Белгечләр "Туган як", "Ык" агрофирмасының "Игенче", "Дуслык" бүлекчәләрен, "Шиһапов" гаилә фермасын да карадылар. Малларны ашату-тәрбияләү технологиясен тикшереп, җитешсезлекләрне якын арада бетерү бурычын куйдылар. "Сыерның сөте - телендә" дигән әйтемне истә тотып, малларны тукландыруга игътибар итәргә, рационнарны энергия бирүче катнашмалар белән тулыландырырга, фураж, силос, сенаж кебек азыкларны җитәрлек күләмдә бирергә тәкъдим ителде. Көннәр явымга киткәнче, терлекләрне кышкы асрауга күчерү бурычы куелды. Билгеле, күчеш чорында сөтнең сыйфатын һәм күләмен киметмәү шарт.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының нәсел эше буенча идарә җитәкчесе Илсур Закиров сүзләренә караганда, кышлату чорында, җирлек мөмкинлекләреннән файдаланып һәм зур чыгымнар түкмичә генә, терлекчелек продуктларын җитештерү һәм хәзерләүне арттыру сорала. Ә моның өчен районда мөмкинлекләр бар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында уздырылган йомгаклау утырышында район башлыгы Рамил Муллин комиссия тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләрне тиз арада төзәтергә, мөмкинлекләрдән файдаланып терлекләрнең рационын тулыландырырга, гомумән, терлекчелек тармагына җитди игътибар юнәлтергә кирәклеген искәртте.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев