Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Метшин: “Сайлаулар бәйрәм рухында уза”

Казан мэры Илсур Метшин бүген, 13 сентябрь - Россиядә Бердәм сайлау көнендә казанлыларны Татарстан башкаласының "Казан Арена" стадионы янында узачак "Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган гаилә бәйрәмендә катнашырга чакырды. Бүген Татарстанда республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына, шул исәптән өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасына да депутатлар сайлана. Татарстандагы...

Казан мэры Илсур Метшин бүген, 13 сентябрь - Россиядә Бердәм сайлау көнендә казанлыларны Татарстан башкаласының "Казан Арена" стадионы янында узачак "Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган гаилә бәйрәмендә катнашырга чакырды.


Бүген Татарстанда республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына, шул исәптән өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасына да депутатлар сайлана. Татарстандагы 3 миллионга якын сайлаучының 904 098е - Казан кешесе.

Мәгълүм булганча, Казан, Чаллы һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә сайлаучыларга өчәр бюллетеньне тамгалау мәҗбүри, чөнки аларда муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар бермандатлы округлар буенча, һәм партия исемлекләре буенча да сайлана. Казанда барлыгы 448 сайлау участогы оештырылган, тавыш бирү 25 бермандатлы сайлау округы буенча бара. Шәһәр Думасына бермандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча сайлаучылардан 5 проценттан артыграк тавыш җыйган кандидатлар узачак.

Ә Татарстан Президентын безнең төбәктә соңгы 15 елда беренче тапкыр сайлыйлар. Бу югары вазифага "Бердәм Россия", КПРФ, "Справедливая Россия" һәм ЛДПР партияләреннән тәкъдим ителгән дүрт кандидат дәгъва итә. Аларның исемнәре бюллетеньдә алфавит буенча күрсәтелгән. Сайлаучыларның тавышларын бүген сайлау участоклары ябылуга - кичке сәгать 8дә санарга тотыначаклар.

- Мин бөтен кешене сайлауларга барырга һәм тотрыклы Татарстан, төзек, матур Казан өчен тавыш бирергә чакырам, - диде Казан мэры Илсур Метшин бүген үзенең сайлау участогына килгәч. Илсур Метшин Казанның Идел буе районындагы 129нчы мәктәп бинасында урнашкан 270нче сайлау участогында тавыш бирде. - Казанда сайлаулар бәйрәм рухында уза, без шәһәр халкы белән бергәләп Татарстан башкаласының иртәгәсе көнен сайлыйбыз.

Илсур Метшин казанлыларны бүген "Казан Арена" стадионы янында оештырылган гаилә бәйрәменә чакырды. Билгеле булганча, Казанда сайлау участогына килгән һәр кешегә "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән язулы беләзекләр тапшыралар. Менә шул беләзек "Казан Арена" стадионы янындагы бәйрәмгә керү хокукын бирә. Биредә исә кичке сәгать 10га кадәр төрле мәдәни күңел ачу чаралары уздырыла. ГТО нормаларын бирергә, ретро-автомобильләр күргәзмәсен карарга, иҗади бәйге-ярышларда көч сынашырга мөмкин.

Сәгать көндезге 2гә билгеләнгән концерт программасында республиканың "Juke Box", "Zet Project", "Аврора", "Doratti", "Сахар", "Татарсис", "Большой Куш", "Мураками", "Волга-Волга" (һ.б.) кебек музыкаль төркемнәре чыгыш ясаячак. Кичке 8дә сәхнәгә Россия эстрадасы йолдызлары Елка һәм Лев Лещенко чыгачак. Алдан хәбәр ителгән "Любэ" төркемен тыңлап булмаячак - аның солистлы Николай Расторгуев хастаханәгә эләккән. Бәйрәм программасы Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җыры һәм салют белән тәмамланачак. Бәйрәмнән соң халыкны өйләренә кайтарырга өстәмә җәмәгать транспорты вәгъдә ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев