Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Хыял" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ремонттан соң ниләр булачак?

Районыбызда төрле төзелеш, яңарту эшләре кышын да тынып тормады. Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән яңа спорткомплекс сафка басып килә, мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасы да икенче төсмер ала.

Үзәкне төзекләндерү өчен республика хөкүмәте тарафыннан 30 млн. сумлык ярдәм бирелгән. Бүген бинада авиа һәм автомодельләштерү, экология түгәрәкләре, югары технологияләр өчен цех һәм методистлар өчен бүлмәләр бүленгән, штукатурлау, агарту эшләре башкарылган. Обой ябыштыру, электр җиһазларын урнаштыру эшләре төгәлләнеп килә. Санузел бүлмәләре ясалган.

Бинаның фасад өлешендә дә керамогранит белән тышлау эшләре дәвам итә. Төзекләндерү эшләрен Азнакай шәһәренең "Портал" төзүчеләр ширкәте эшчеләре башкара, участокта һәр көнне өч дистәгә якын эшче хезмәт куя.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров биредә булачак яңалыклар хакында: "Әлеге үзәк заманча техник үзәк булачак. Авиамодельләштерүдән башлап, югары лазерлы технологияләр кулланып эшләүче бүлмәләргә кадәр җиһазларга планлаштырабыз. Мөһим чараларның берсе WorldSkills һәм JuniorSkills системасы буенча укучыларны ярышларга әзерләү, эшче һөнәрләр буенча үзебезнең районда эшләргә сәләтле балаларны табып, биредә аларның сәләтләрен тагын да үстерү өчен бар мөмкинлекләр дә булачак. Түгәрәкләргә балаларны тагын да җәлеп итеп, кызыксындырып, аларның санын арттыру мөһим максатыбыз булып тора" - дип хыял-максатлары белән уртаклашты.

Үзәкнең беренче катында балалар һәм аларны көтүче әти-әниләр өчен дә уңайлыклар булдыру каралган: йомшак утыргычлар, төрле түгәрәкләрдә балалар иҗат иткән кул эшләреннән күргәзмәләр, телевизор урнаштырылачак. Шулай ук кафе, төрле табигать почмаклары да үзәккә килүче балалар өчен кызык булыр мөгаен.

Агачтан, тимердән эшләнмәләр ясау өчен төрле станоклар белән җиһазланган "Югары технологияләр цехы" да бу түгәрәкләргә йөрүче балалар күңеленә хуш килер. Чөнки, берсеннән-берсе яңа, күп функцияле станоклар балалар күңелендә туган матурлыкны чынбарлыкка әйләндерергә ярдәм итәчәк.

Укучыларның үзидарәсе, иҗтимагый хәрәкәтләре комитетлары утырышларын уздыру өчен компьютер, ценсорлы такталар, видеопроектрлар белән җиһазландырылган аерым бүлмә икенче катта урын алган. Ә башкалабыздагы югары уку йортлары беләнвидеорежимда аралашу, видео дәресләр үткәрү өчен заманча җиһазлар белән баетылган бүлмә, укучыларга югары уку йортлары белән элемтә урнаштырырга ярдәм итәчәк. Фото, видео студияләр, ландшафт дизайн бүлмәсеукучыларга әлеге өлкәдә үзләрен сынап карарга, киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итүче беренче адым булыр.

Ильмир Яббаров сүзләренчә бар яктан яңарган мәктәптән тыш эшләр үзәге республикабыздагы иң яхшы һәм югары технологияләр белән җиһазланган үзәк булачак. "Офык" дип аталачак үзәкне укытучыларның республика август киңәшмәсенә ачу планлаштырыла. Мондый яхшылыкка һәм мөмкинлеккә, укучыларыбыз яхшы укулары һәм үзләренең үрнәк булулары белән җавап бирерләр дигән теләктә калабыз.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев