Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә үткән ярыш нәтиҗәләре

Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов районыбызда зур хөрмәткә, ихтирамга лаек шәхес иде. Озак еллар КПСС райкомының идеология бүлеген җитәкләгән ачык йөзле, аралашырга яратучы Хәләф аганы дуслары һәм танышлары, оста шахматчы буларак та яхшы хәтерли.

Районда Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә үткәрелүче традицион шахмат турниры быел 4 гыйнвар көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә узды. Быел турнир 17 тапкыр оештырылды. Бәйгегә Хәләф Шәмсетдиновның уллары Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар, тормыш иптәше Альбина апа, кызы Луиза спонсорлык итте. "Бүгенге турнирны оештыруыбызның максаты - әтиебезне искә алу, районда шахмат спорт төрен популярлаштыру. Турнирга әтиебезнең дуслары, спорт ветераннары белән бергә, балаларның да килүе бик сөендерә", - ди Айдар Шәмсетдинов.

Турнирда 44 уенчы катнашты. Алар арасында күрше Азнакай һәм Актаныш районнарыннан да вәкилләр бар иде. Ярышлар 10.00 сәгатьтән кичке 4.00 кә кадәр дәвам итте. Шәмсетдиновлар гаиләсе, уенда катнашучыларны кайнар чәй, тәм-том белән сыйлады. Барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәр арасында беренче, икенче урыннарны Актаныштан Таһир Хөрмәтуллин һәм Рединат Нуриәхмәтов бүлеште, өченче урында - Мөслимнән Руслан Үтябаев. Хатын-кызлар арасында Тат. Бүләр авылыннан Алисә Вәҗетдинова - беренче, Мөслимнән Людмила Утябаева - икенче, Олы Чакмактан Алсу Бикташева өченче урынга лаек булды. Ветераннар арасында Мөслимнән Валерий Дәүләтбирдин беренче, Наил Хамматуллин - иенче, Иске Вәрәштән Рөстәм Нуриев өченче урынны алды. Малайлар арасында Тат. Бүләр мәктәбеннән Газинур Шәйгәрданов - беренче, Баектан Ислам Сруретдинов - икенче, Мөслимнән Гамир Габиров өченче булдылар. Кызлар арасында Актаныштан Раяна Латыйпова җиңү яулады. Мөслимнән Тәнзилә Фәрхетдинова - икенче, Баектан Лика Сәгъдиева өченче урынга чыкты.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X