Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипптан сакланырга әле соң түгел

Бакчаларда, мәктәпләрдә, балалар поликлиникаларында гриппка каршы прививкаларны сентябрь башында ук ясый башладылар. Бүген инде 184 меңнән артык малай-кыз ел саен баш калкыткан авырудан сакланган. Ә менә өлкәннәргә чират әле генә җитте. Республикабызга вакциналар тоткарлыклар белән килде. Кышкы салкыннар белән бергә грипп сезоны да башлана. Әмма инде көзгә керүгә борын мышкытып,...

Бакчаларда, мәктәпләрдә, балалар поликлиникаларында гриппка каршы прививкаларны сентябрь башында ук ясый башладылар. Бүген инде 184 меңнән артык малай-кыз ел саен баш калкыткан авырудан сакланган. Ә менә өлкәннәргә чират әле генә җитте. Республикабызга вакциналар тоткарлыклар белән килде.


Кышкы салкыннар белән бергә грипп сезоны да башлана. Әмма инде көзгә керүгә борын мышкытып, йөткереп-төчкереп йөрүчеләр арта башлый. Әлегә авыручылар саны эпидемия чигеннән 34,7 процентка кимрәк. Әмма саклану чараларын вакытында күрергә кирәк. Гриппка каршы вакцинаны да берничә ай алдан ясатырга киңәш ителә. Вирусларга иммунитет барлыкка килсен өчен дә вакыт кирәк бит.

Быел өлкәннәр өчен гриппка каршы вакциналарның килүен республикабызда шактый озак көтәргә туры килде. Балалар иммунизациясе инде төгәлләнергә тора, ә олылар өчен Гриппол юк та юк. Прививкаларны вакытында ясатмасаң, алар тиешле нәтиҗәләр бирмәскә мөмкин дип борчыла башлаучылар да булды. Бу көннәрдә, ниһаять, хастаханәләргә 969 мең доза вакцина таратылды.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе ел саен татарстанлыларны вакцинацияләнергә үгетли. Быел идарә җитәкчелеге һәм барлык белгечләр беренчеләрдән булып күмәк төстә гриппка каршы прививка ясатып, халыкны үз үрнәгендә инандырырга тырышты.


- Прививка кирәкме-юкмы дигән мәсьәлә безнең гаиләдә кузгатылмый да, чөнки җавап бер генә - әлбәттә, кирәк! - дип Татарстан буенча Роспортебнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина ел саен үз гаилә әгъзаларының вакцинация үтүен ассызыклады.

Узган елда да грипп инфекциясенең киң таралышын вакцинация ярдәмендә тоткарлый алдык, ди ведомство башлыгы. Узган елда 1 миллионнан артык кешегә прививка ясалды. Шул исәптән 78 400 кеше эш бирүчеләр хисабына вакцинацияләнде.

Искәртеп узабыз: сабыйларга (6 айдан башлап), балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем учреждениеләрендә, транспортта һәм ЖКХ өлкәсендә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы прививканы бушка ясыйлар. Шулай ук узган елда мәҗбүри вакцинацияләү армиягә чакырылучы егетләргә һәм корсаклы хатын-кызларга карата да кулланыла башлады. Башкалар прививканы үз хисабына ясата ала.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X