Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипптан качарга теләсәң, вакцина ясат

Район поликлиникасына балалар өчен гриппка каршы "Гриппол+" вакцинасы кайтуын хәбәр иткән идек инде. 2000 дозада кайткан вакцина 6 айдан 17 яшькә кадәр 1568 балага ясалган.

Вакцина алырга өлгермәгән әти-әниләр балаларын район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясенә 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр алып килә ала. 7октябрьдән соң зурлар өчен дә "Гриппол" вакцинасы кайтыр, ди эпидемиологлар. "Татмедфарм" дәүләт унитар предприятиесеннән 3800 дозада кайтачак препарат медицина һәм мәгариф хезмәткәрләренә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, риск группасында булучыларга тәүге чиратта ясалыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X