Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы табынга гөмбә әзерлибез

Бу көннәрдә гөмбә яратучылар әлеге урман байлыгыннан төрле ризык әзерләү белән мәшгульдер. Мөслим районы табигатенең күптөрле гөмбәләргә бай булуын исәпкә алып, игътибарыгызга кышка гөмбә әзерләүнең берничә рецептын тәкъдим итәбез.

Маринадлау

Чистарткан, юган гөмбәне тишекле чүмечкә салырга, берничә тапкыр салкын суга тыгып алырга да,маринадка салып пешерергә. Моның өчен эмаль кәстрүлгә 75 г су, тоз, аш серкәсе салып кайнатырга. 1 кг гөмбә өчен: 75 г су, 25 г аш тозы, 1 стакан 6 процентлы аш серкәсе кирәк. Кайнаганда барлыкка килгән күбекне җыеп алырга. Пешкән вакытта гөмбәдән сок бүленеп чыгачак. Гөмбә кәстрүл төбенә төшә башлагач, 10 г шикәр комы, 2 г лимон кислотасы, 6 бөртек хуш исле борыч, лавр яфрагы, 1 г корица салып, бераз ут өстендә тотарга. Шуннан соң банкаларга тутырып, 0,5 литрлыларны - 20 минут, 1 литрлыларны 25 минут сулы ваннада кайнатырга. Капкачын ябып, кышка сакларга куярга.

Кышкы салат

Гөмбәне чистартып, агып торган суда юарга. "Эшләпә"ләрен, "аяк"ларын кисәргә. Тозлы суга салып пешерергә. Су үтәкүренмәле булса, гөмбә пешеп җиткәнне аңлата. Үсемлек мае, аш серкәсе, хуш исле һәм кара түгәрәк борыч, ваклап туралган яшел тәмләткечләрдән соус ясарга. Банкаларга : 450 г гөмбә, 25-30 мл үсемлек мае,10 г аш серкәсе эссенциясе, яшел тәмләткечләр, 2 бөртек хуш исле һәм кара борыч, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз алына.

Томат соусында

Ак гөмбәләрне яхшылап юарга, турап, үсемлек мае өстәп яки үз согында пешереп алырга. Шуңа томат, тоз, шикәр комы кушарга. Бераздан аш серкәсе өстәргә. 1 литрлы банкаларга тутырып, 80-90 минут чамасы сулы ваннада стерильләштерергә.

600 г акгөмбә, 400 г томат пастасы, 50 мл үсемлек мае, 0,5 аш кашыгы тоз, 200 г шикәр комы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе, лавр яфрагы, канәфер кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев