Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гимназия укытучысы Эльмира Тимергалиева укучылары 6 ел рәттән җиңүгә ирешә

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Конкурста Мөслим гимназиясе I дәрәҗә Диплом һәм премия белән бүләкләнде, "Былбыл" иҗат берләшмәсе җитәкче Эльмира Тимергалиевага конкурска 6 ел рәттән җиңүчеләр әзерләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шәхси нәтиҗәләрдә Мөслим гимназиясенең 6, 8 класс укучылары Диләрә Нуриева, Алинә Хәертдинова "Әдәби иҗат" номинациясендә III дәрәҗә Диплом һәм премияләргә ия булдылар (фәнни җитәкчеләре - Зөлфирә Шәңгәрәева, Эльмира Тимергалиева). Мөслим гимназиясе укучылары Илүзә Кашапова, Шамил Миңнегалиев, Лиана Хәбибуллина, Алия Солтанова, И.Харисова конкурсның лауреатлары булды. Тойгелде, Әмәкәй төп гомуми белем мәктәбе укучылары Зөһрә Минһаҗева, Илүзә Биктаһирова, Айрат Шамс, Наилә Холбутаева катнашучы Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Гимназия укучылары Зөлфәт Әхмәтҗанов, Сөмбел Галиева, Зөһрә Закирова, Айзат Шәмсетдинов, Сабина Идиатуллина, Айзирәк Исламова, Шөһрәт Мирзамуратов, И. Хафизова, А. Зарипов шундый ук бүләккә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X