Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гимназия укучылары янәдән Минзәләдән җиңү белән кайтты

Минзәлә педагогия колледжында төньяк-көнчыгыш төбәгенең 7, 8, 9 сыйныф укучылары һәм һөнәри уку йортларында белем алучы беренче курс студентлары арасында мәгълүмати-филология марафоны узды.

Әлеге республика конкурсы кысаларында татар теле (туган тел һәм чит тел буларак өйрәнү), рус, инглиз телләре һәм информатикадан олимпиада үтте. Анда барлыгы 75 мәктәп укучысы һәм 173 студент катнашты. Мөслим гимназиясеннән татар теле буенча Миләүшә Зиазова - беренче урын, Әмәкәйдән Лилия Латыйпова - икенче урын, чит тел буларак татар теле буенча гимназиядән Эльвина Шамукаева һәм Мари Бүләрдән Диана Нуриева - беренче урын (фәнни җитәкчеләре Эльмира Тимергалиева, Гөлнара Хәкимова һәм Лениза Хәсәнова), рус теле буенча гимназиядән Регина Вәлиева һәм Әмәкәйдән Алисә Бәдертдинова - өченче урын (фәнни җитәкчеләре Ирина Галиева һәм Резеда Фәррахова), гимназиядән информатика буенча Айрат Латыпов - икенче урын (фәнни җитәкчесе Азилә Кадыйрова) алдылар. Мөслим гимназиясе командасы бу марафонда беренче урынны яулады. Укытучылар Ирина Галиева һәм Эльмира Тимергалиева чара кысаларынгда сәләтле балалар белән эш юнәлешендә үткәрелгән республика семинарында да катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев