Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр салкын тиюгә бирешүчән кешеләрне ачыклаган

Ялгызлык пациентның объектив медицина күрсәткечләренә түгел, ә авыруын субъектив кабул итүгә тәэсир итә, дип яза "Татар-информ". Америка галимнәре салкын тиюгә аеруча дучар булучы кешеләрне ачыклаган. Аларның тикшеренүләре нигезендә, чирдән күбрәк ялгыз кешеләр интегә. Бу хакта РИА «Новости» The Guardianга сылтама белән җиткерә. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, ялгызлык пациентның үз авыруын субъектив...

Ялгызлык пациентның объектив медицина күрсәткечләренә түгел, ә авыруын субъектив кабул итүгә тәэсир итә, дип яза "Татар-информ". Америка галимнәре салкын тиюгә аеруча дучар булучы кешеләрне ачыклаган. Аларның тикшеренүләре нигезендә, чирдән күбрәк ялгыз кешеләр интегә. Бу хакта РИА «Новости» The Guardianга сылтама белән җиткерә. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, ялгызлык пациентның үз авыруын субъектив кабул итүгә тәэсир итә, ә объектив медицина күрсәткечләренә тәэсире юк. Әлеге теорияне 18 дән 55 яшькәчә булган 159 кешедә тикшергәннәр. Авыру ихтималы аның үзен ялгыз хис итүен тою-тоймавына бәйле булмавы ачыкланган. Шуңа да карамастан, үзләрен ташланган дип санаучы кешеләр аралашу җитмәүчеләргә караганда авыру симптомнары турында көчлерәк итеп җиткергән. Галимнәр табибларга шулай ук салкын тиеп авырганда, пациентның психологик халәтенә дә игътибар итәргә тәкъдим иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X