Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәл була калса, күпфатирлы йорт ишегалларына коткаручылар да керә алмый

Мөслимдә статистика буенча һәр гаиләгә ике машина туры килә. Саннарга күчерсәң, бу бик күп. Машина булгач, билгеле, аны куяр урын кирәк. Кичен һәр күпкатлы йортлар ишегалдында машина куяр өчен, үзенә күрә сугыш башлана. Һәркем тимер атын үзе яшәгән подъездга якынрак, үзенә уңайлырак урынга кую өчен тырыша. Ә бит һәр күпкатлы...

Парковка проблемасын чишү, районыбызда узган ел башланып, район башлыгы инициативасы белән күпфатирлы йортлар ишегалдында һәм оешма-предприятиеләр территориясендә махсус урыннар булдырылды. Кайберләрендә әле эшләр дәвам итә. Күпләр бу уңайлыкны күрмиләрме, үз туксаннары туксан. Подъезд ишеге төбендә, тротуарда, газонда машина калдыралар. Кооператив урамында урнашкан 162,164,166 санлы йортларда яшәүче машина хуҗалары, әле дә тәртипкә, законнарны хөрмәт итәргә өйрәнми. Ике метр ераклыкта урнашкан парковкада 90% буш урын булуга карамастан, кайбер шоферлар подъезд төбендә машина калдыруны кулайрак күрәләр. Дөнья булгач, бар да була: кемдер авырып китәргә мөмкин, ут-күз чыгуы ихтимал. Ул-бу була калса, янгын сүндерү машинасы, ашыгыч ярдәм экипажы ничек кереп җитәргә тиеш? Сансызларны анысы борчымый шул...

Миләүшә Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X