Реклама
Яңалыклар
Фотоконкурс төгәлләнергә санаулы минутлар калып килә
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы төгәлләнеп килә. Санаулы минутлардан бәйгедә катнашучы 23 солдатыбыз арасында җиңүче билгеләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, фотоконкурста хәзерге вакытта солдатта булган Мөслим егетләре катнаша. Иң күп тавыш җыйган солдатны кызыксындыру бүләге көтә. Бу егетебезне армия сафларыннан кайтканда Мөслим телевидениесе дә каршы алачак. Әлеге минутларга булган мәгълүматлар буенча, 3429 тавыш...
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы төгәлләнеп килә. Санаулы минутлардан бәйгедә катнашучы 23 солдатыбыз арасында җиңүче билгеләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, фотоконкурста хәзерге вакытта солдатта булган Мөслим егетләре катнаша. Иң күп тавыш җыйган солдатны кызыксындыру бүләге көтә. Бу егетебезне армия сафларыннан кайтканда Мөслим телевидениесе дә каршы алачак. Әлеге минутларга булган мәгълүматлар буенча, 3429 тавыш җыеп, Данир Мирсалихов 1 урында бара. Аның өчен сораштыруда катнашучыларның әлегә 25,8%ы тавыш бирде. Сәгать телләре 12не сугу белән тавыш бирү тәмамланачак. Үз солдатыгыз өчен тавыш биреп калырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев