Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Думага сайлау алды дебатлары оешкан төстә узды, “кара” пиар булмады – Л.Толчинский

Алдагы 5 елда илдә сәяси партияләр арасында кушылу күзәтелер кебек, чөнки алар бер үкне сөйли, платформалары бер үк, ди ул.

Алдагы 5 елда илдә сәяси партияләр арасында кушылу күзәтелер кебек, чөнки алар берүкне сөйли, платформалары бер үк, кайсыларының кай яклары белән аерылганын да белеп булмый, логотипларына кадәр охшаш.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский бүген ТР Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә шундый фикер әйтте. Сайлау кампаниясендә теледебатлар алып барган кеше буларак, партияләр күп, ә дебатларда берничәсе генә катнашты, калганнарының сайлау процессында ник катнашырга булганнары, минем карашка, аңлашылмый, чөнки юридик яктан алар бар, практик яктан күзгә күренми, республиканың мәгълүмат кырында алар шәйләнми, диде. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге үткәннәргә игътибарны юнәлтеп, киләчәк турында тел тибрәтүне кирәк тапмавы сөйләшүнең сыйфатына йогынты ясады, тере дискуссия булмады, дип билгеләп үтте. "Тере дискуссия булмаудан тыш, күп кенә кандидатларның сәяси лидерлыгы җитеп бетми. Сәяси партияләрнең кайбер вәкилләре оппонентларының темаларын алып, сайлаучыларны буташтырырга омтылды", - диде Леонид Толчинский.

"Дебатларда катнашканнарның низагка омтылышы югары булмады дип әйтә алам. Хәер, күбесе аны булдыра да алмый, кайсыларының чыгыш ясарлык әйбере юк, программабыз бар, дигәннәренең дә кайсыларының аны күрсәтерлеге юк. Чынлыкта, дебатларда шәп ораторлар туар, җитәкчеләр танылыр иде", - диде Леонид Толчинский. Килүчеләр исә низагка кермәстән, партия карашын төгәл күрсәтергә тырышты. Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасындагы дебатлар элеккегеләрдән оешканрак төстә узды, ә "кара" пиар булмады, дип таный КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе.

Киләчәктә сайлау процесслары арасында сәяси лидерларны җәлеп итеп, актив ток-шоулар оештыру ярашлы булыр иде, аларда ораторлык осталыгы чарланыр иде, дип теләде Леонид Толчинский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев