Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Декабрь аена йолдызлар фаразы

2016 елның декабрь аенда күпләр аек акыл белән эшләп, дөрес карар кабул итәчәк. Бу ай - юридик килешүләр өчен уңышлы чор. Суд белән бәйле мәсьәләләр җиңел хәл ителәчәк. Шулай ук тәҗрибәләр, яңа үзгәрешләр өчен дә уңайлы вакыт. Декабрь аенда үз-үзегезгә ышанучан булыгыз. Максатчан кешеләр үз дигәненә ирешәчәк. Мәхәббәт өлкәсендә сак...


Кучкар. Иҗади эштә эшләүче Кучкарлар, күңелегезне киң тотыгыз: бу айда бер минут та буш вакытыгыз булмаячак. Бигрәк тә бәйрәм алдыннан тырышып эшләргә, тир түгәргә туры киләчәк. Ләкин эш дип, сөйгән ярыгызга бүләк алмыйча кала күрмәгез. Кешеләр белән танышканда, аралашканда, сак булыгыз. Араларында начар ниятлеләре дә очрарга мөмкин. Майлы ризыклардан баш тартыгыз, ашказанына зыян килү ихтималы бар. Уңышлы көннәр: 5, 13, 19, 26 декабрь.


Үгезбозау. Аек акыл белән эш итсәгез, ниятегездә булган барлык эшләрне башкарып чыга аласыз. Финанс өлкәсендә кыенлыклар булмаячак, шулай булгач теләгән әйберегезне алырсыз. Сөйгән кешегез белән үпкәләшкән булсагыз, йолдызлар дуслашырга, Яңа елны бергә каршы алырга киңәш итә. Әгәр ул кеше сезнең өчен кадерле булса, беренче адым ясарга оялмагыз. Уңышлы көннәр: 2, 10, 15, 20 декабрь.


Игезәкләр. Ай башында Игезекләр эштә төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Бу җитәкче тарафыннан тиешенчә игътибар җитмәү белән бәйле булыр. Ләкин борчылмагыз, җитәкчегез сезгә кызыклы булырдай яңа проект әзерләү белән мәшгуль. Бәйрәмгә акчасыз калмас өчен акчагызны саклап тотыгыз. Декабрь аенда яңа танышулар булырга мөмкин, әмма ул кеше идеалга туры килмәячәк. Гаиләле Игезәкләрне үзгәрешләр көтә: яңа фатирга күченү яисә бала туу.Уңышлы көннәр: 5, 11, 15, 31 декабрь.


Кысла. Ай башында ук финанс керем көтелә. Моны сыйфатлы эшегез өчен премия дип кабул итегез. Йолдызлар әлеге акчаның бер өлешен үзегезгә, гаиләгезгә сарыф итәргә киңәш итә. Сәяхәткә барып кайтыгыз, өйгә яңа җиһаз алыгыз. Шәхси тормышта күңелле яңалыклар көтелә. Кысла Кәҗәмөгез белән танышачак! Ул сезнең тормышка бик күп шатлыклар, бәхет алып киләчәк. Иммунитетыгызны ныгыту өчен витаминнар эчегез. Уңышлы көннәр: 1, 11, 16, 27 декабрь.


Арыслан. Арысланнар эш алыштыру турында ешрак уйлый башлар. Ләкин йолдызлар әлегә кискен карарлар кабул итмәскә киңәш итә. Югыйсә үкенүегез бар. Хатын-кыз Арысланнарга сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаячак. Озак кына уйлаганнан соң, риза булуыгызны әйтерсез. Кайчандыр үпкәләткән дус-туганнарыгыз белән элемтәгә кереп, хәлләрен белешегез. Сәламәтлек турында да онытмагыз. Уңышлы көннәр: 13, 18, 19, 22 декабрь.


Кыз. Хезмәткәрләрегезгә бертуктаусыз үз фикерегезне дәлилләргә туры киләчәк. Ләкин барысын да тыныч юл белән хәл итегез. Шактый вакыт һәм көч сарыф итеп башкарган эшегез өчен тиешле акча алырсыз. Кызлар тормыш иптәше белән бик еш сүзгә килер. Сабыр булыгыз, киләчәк тормышыгыз турында ныклап уйлап, дөрес карар кабул итегез. Югыйсә Яңа ел төнендә ялгыз калуыгыз бар. Уңышлы көннәр: 5, 13, 14, 28 декабрь.


Үлчәү. Финанс өлкәсендә кыенлыклар булу - эштән китеп башка эш эзләү өчен сәбәп түгел әле ул. Бәлки сезгә өстәмә эш эзләргә кирәктер? Мәхәббәт өлкәсендә дә ал да гөл булмас. Берегезнең хыянәт итү ихтималы бар. Әгәр сез сөйгән ярыгызны чынлап та яратасыз икән, арада булган киеренкелекне хәл итәргә тырышыгыз. Үлчәүләргә йөрәк-кан тамыры системасын күзәтү астында тотарга киңәш ителә. Уңышлы көннәр: 6, 11, 23, 29 декабрь.


Чаян. Бу айда акчагызны кысып тоту комачау итмәс. Эш сөючән, үзсүзле булсагыз, эшегездә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Килешәсездер, өйдә ятып кына беркем дә китереп бирми. Декабрь - Чаяннар өчен мәхәббәт, романтика ае. Яраткан кешегез белән төрле мәдәни чараларга йөрерсез. Уңышлы көннәр: 6, 12, 14, 28 декабрь.


Укчы. Эшегезне керем чыганагы дип түгел, ә күңелле шөгыль дип кабул итегез. Югыйсә акча эшлим дип, бар булган энергиягезне сарыф итәчәксез. Үзегезне, сәламәтлегегезне саклагыз. Мәхәббәттә йолдызлар аек акыл белән эш итәргә куша. Сөйгәнегез белән сүзгә килсәгез, шундук дуслашырсыз. Тормышка оптимистик караш белән яшәгез. Уңышлы көннәр: 1, 6, 12, 24 декабрь.


Кәҗәмөгез. Бу айда сезгә бурыч кайтарачаклар. Сез моны сөенеп кабул итәчәксез, чөнки акча мәсьәләсендә бераз кыенлыклар булачак. Ләкин бурычка керсәгез, Яңа елга кадәр түләп бетерергә тырышыгыз. Сөйгәнегезгә хисләрегезне аңлатсагыз, ул да сез теләгәнчә җавап кайтарыр. Өлкән кешеләрнең киңәшләренә колак салыгыз. Уңышлы көннәр: 1, 9, 17, 24 декабрь.


Сукояр. Финанс өлкәсендә күңелле яңалыклар көтелә. Зур керем сезне сөендерәчәк. Алай гына да түгел, бу акча ниятегездәге барлык эшләрне башкарырга мөмкинлек бирер. Эш арасында ял итәргә, күңел ачарга, сәяхәт кылырга да вакыт табарсыз. Элек очрашып йөргән кешегез белән очрашу булырга мөмкин. Йолдызлар мәхәббәт маҗаралары белән мавыкмаска, дуслар булып калырга киңәш итә. Яңа ел алдыннан стилегезне үзгәртү комачау итмәс. Уңышлы көннәр: 4, 12, 17, 21 декабрь.


Балык. Сәүдә һәм төзелеш өлкәсендә эшләүче Балыкларга уңыш елмаячак. Акча мәсьәләсендә бар да сез теләгәнчә булачак. Мәхәббәт өлкәсендә хәлиткеч очрашу көтелә. Җиңелчә генә башланган мөнәсәбәтләр җитди төсмер алачак. Гаиләле Балыклар арасында низаг барлыкка килергә мөмкин. Әмма бу мөнәсәбәтләрне, хисләрне ныгытачак кына. Яңа ел төнендә «авыр» ризыклардан баш тартыгыз. Уңышлы көннәр: 1, 8, 12, 25 декабрь.

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев