Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит ил гражданины пенсияне ничек ала?

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә районыбызда яшәүчеләрдән төрле сораулар килә тора. Чираттагысы чит ил гражданнарының пенсия алу тәртибе турында. - Мин Казахстан гражданины. Торуга кәгазь (вид на жительство) алганнан соң картлык буенча пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать иттем. Пенсия миңа күпме вакыт түләнәчәк? Мөдәррис Гәрәев. Мөслим. Газета укучыбызның әлеге соравына Россия Пенсия...

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә районыбызда яшәүчеләрдән төрле сораулар килә тора. Чираттагысы чит ил гражданнарының пенсия алу тәртибе турында. - Мин Казахстан гражданины. Торуга кәгазь (вид на жительство) алганнан соң картлык буенча пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать иттем. Пенсия миңа күпме вакыт түләнәчәк? Мөдәррис Гәрәев. Мөслим. Газета укучыбызның әлеге соравына Россия Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә: - Пенсия түләү, аларны түләүне контрольдә тоту, түләү өчен кирәкле документларны тикшерү, башка төрдәге пенсия билгеләнгән яисә РФ законнары нигезендә башка пенсия билгеләнгән очракта пенсия суммасын агымдагы ай өчен исәпләү, артык түләнгән суммаларны билгеләү кагыйдәләре нигезендә пенсия аны түләү билгеләнгән вакыт дәвамында бирелә. "Иминият пенсияләре турында"гы Федераль Законның (28.12.2013, №400-ФЗ) 22 маддәсе 10 бүлеге нигезендә картлык буенча иминият пенсиясе срогы чикләнмәгән вакыт түләнә. Әмма бу очракта ул торуга кәгазьнең гамәлдәге вакытына бәйле. Димәк, документыгызның гамәлдәге вакыты чыккан ай үткәч, икенче айда сезгә пенсия түләнмәячәк. Пенсияне яңадан түләү тиешле документларны алганнан соң башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев