Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чираттагы "Брейн-ринг" уеннары узды

"Брейн - ринг" интеллектуаль уенының нәтиҗәләре. Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә "Брейн - ринг" уены үткәрде. 5 февраль көнне Мөслим районының урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында интеллектуаль уен оештырылды. Шулай ук Сарман аграр көллиятенең 1 санлы филиалыннан да команда чакырылды. Сораулар Мөслим районы оешуга 85...

"Брейн - ринг" интеллектуаль уенының нәтиҗәләре.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә "Брейн - ринг" уены үткәрде.

5 февраль көнне Мөслим районының урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында интеллектуаль уен оештырылды. Шулай ук Сарман аграр көллиятенең 1 санлы филиалыннан да команда чакырылды. Сораулар Мөслим районы оешуга 85 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел, ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган иде. Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов командаларга уңышлар теләде. Шулай ук Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов белән Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров чыгыш ясадылар.

Уенның абсолют Җиңүчесе булып Мөслим урта гомуми белем бирү мәктбенең "Убойная сила" командасы билгеләнде.

2 урын - Михайловка урта мәктәбенең "Интеллектуаллар" командасы.

3 урын - Мари Бүләр урта мәктәбенең "Ритм" командасы.

Калган командалар уенда актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбызның чемпион командасы алга таба Актаныш командасы белән очрашу мөмкинлегенә ия булачак.Уенның барлык катнашучыларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X