Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Өченче буын университеты" программасы 100гә якын өлкән кешене компьютер белән эшләргә өйрәткән

Районыбызда "Өченче буын университеты" программасы инде берничә ел дәвамында нәтиҗәле эшләп килә. "Россия пенсионерлар союзы" ның Мөслим бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова сүзләренчә, әлеге программа эшли башлаганнан бирле, 5 ел эчендә 94 өлкән кеше компьютер серләренә төшенгән.

Алар интернет, скайп белән кулланырга өйрәнәләр, электрон хат алышу, электрон түләүләрне башкару тәртибе белән танышалар. Габдулла Тукай исемнедәге мәктәп базасында бүгенге көндә 12 өлкәнебез компьютер калссында белем алалар. Аларны мәктәпнең информатика укытучысы Илдус Идиятуллин укыта. Үз укучыларын ул: бик игътибарлы һәм теләп укыйлар, һәр яңалыкка тиз төшенәләр, дип мактады. Өлкәннәребез биредә өч ай дәвамында укыячаклар. "Россия пенсионерлар союзы" ның Мөслим бүлегендә 147 кеше член булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама