Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Мөслимдә боз шартлату булмады

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзегән график нигезендә, ташу вакытында бозлар аерым урыннарга өелеп, тыгылмасын өчен, ике урында - Ык һәм Мәллә елгаларында боз шартлату да булырга тиеш иде. Боз көтмәгәндә кузгалгач, әлеге эш башкарылмаска да мөмкин. Кар бихисап күп явып та, районның торак пунктлары арасында юллар өзеклеге булмаячак, дип...

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзегән график нигезендә, ташу вакытында бозлар аерым урыннарга өелеп, тыгылмасын өчен, ике урында - Ык һәм Мәллә елгаларында боз шартлату да булырга тиеш иде. Боз көтмәгәндә кузгалгач, әлеге эш башкарылмаска да мөмкин. Кар бихисап күп явып та, районның торак пунктлары арасында юллар өзеклеге булмаячак, дип вәгъдә итә белгечләр. Бу көннәрдә Мәллә, Калмыя кебек кече елгалар да ачылып бетеп килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы белгечләре халыкка елга һәм башка сулыклар янында аеруча сак булырга киңәш итә. Язгы ташуны күзәтергә яраткан балалар да игътибардан читтә калмаска тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев