Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга үз өлешен кертүчеләр бүләкләнде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Билгеле булганча, 2016 нчы елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу узды. Кимендә ун елга бер тапкыр үткәрелүче чараның максаты - авыл хуҗалыгы торышы һәм структурасы, аның ресурс потенциалы һәм аны файдалану турында рәсми статистика мәгълүматы формалаштыру.

Бу авыл хуҗалыгы үсешен, нәтиҗәлелекне арттыруның иктисадый йогынты ясау чараларын фаразлау, Россия Федерациясенең азык-төлек куркынычсызлыгын бәяләү өчен кирәк. Район буенча барлыгы 7980 объект исәпкә алынды. Шулардан:

- 9 ы - авыл хуҗалыгы оешмалары;

- 70 е - крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр;

- 7901 е - шәхси хуҗалыклар.

Барлык объектларны исәп алу участокларына тигез итеп бүлү максатында, район территориясе 3 инструкторлык, 17 исәп алу участогына бүленде һәм алар хуҗалык исәбен алу өчен 23 вакытлы персонал белән тәэмин ителде. Вакытлы персоналга эшләү һәм исәп документларын саклау өчен бүлмәләр бирелде, транспорт һәм элемтә белэн тәэмин ителде. Хезмәткәрләребез халык белән аңлашып эшләделәр, мәгълүмат бирүдән баш тартучылар булмады. Исәп алучылар бик компетентлы, респондент белән яхшы мөгамәлә урнаштыра алдылар, вакытлыча эшкә алынган булсалар да, һәр эшне төгәл итеп башкардылар.

Шушы мөhим чарада катнашып, үзләреннән зур өлеш керткән 11 райондашыбызга Россия Федерациясенең зур бүләге - махсус медальләр тапшырылды. Алар - авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча район комиссиясе рәисе, муницпаль район башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улы; комиссия члены, район башлыгы урынбасары Авзалов Ленар Гаяз улы; комиссия члены, район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы; комиссия рәисе урынбасары, район статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Насирова Нурия Назыйм кызы; комиссия секретаре, авыл хуҗалыгы исәбе буенча вәкаләтле вәкил Сөләйманова Наилә Салих кызы; авыл хуҗалыгы исәбе буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Фатыйхова Энҗе Габделхак кызы; сан алу инструкторы, район статистика бүлегенең I разрядлы белгече Минһаҗева Румия Әнвәр кызы; сан алу инструкторы, гимназия укытучысы Миңнегалиева Лилиана Расыйх кызы; сан алучы, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Минниярова Лилия Борисовна; сан алучы, Метрәй авылы мәдәният йорты директоры Шәйгәрданова Гөлфинә Фазаил кызы; сан алучы, укытучы Шәйгәрданова Илсөя Ринат кызы.

Римма Авзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X