Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бизнесың турында сөйлә һәм бүләк ал

"Мин - бизнесмен-2016" видеороликлар конкурсына старт бирелде. Эшмәкәрләрнең бизнесларын үстерү өчен 300, 200 яисә 100 мең сум оту мөмкинлекләре бар. Моның өчен үз эшең турында өч минутлык кызыклы видео төшерү дә җитә. Әлеге конкурсны дүртенче ел рәттән "Опора России" кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы белән берлектә СКБ Контур IТ-компаниясе...

"Мин - бизнесмен-2016" видеороликлар конкурсына старт бирелде. Эшмәкәрләрнең бизнесларын үстерү өчен 300, 200 яисә 100 мең сум оту мөмкинлекләре бар. Моның өчен үз эшең турында өч минутлык кызыклы видео төшерү дә җитә. Әлеге конкурсны дүртенче ел рәттән "Опора России" кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы белән берлектә СКБ Контур IТ-компаниясе үткәрә. Быел конкурста кызыклы бизнес-идеяләре булган кешеләр дә катнаша ала. Алар өчен аерым номинация булдырылган. Быел бүләк фонды да үсте. Хәзер ул 800 мең сум тәкил итә. 300 мең сумлык төп призга "Жюри сайлавы" номинациясендә җиңүче лаек булачак. Икенче приз - 200 мең сум - "Интернет-тавыш бирү" номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак. "Социаль бизнес", "Иң яшы бизнес-идея" һәм "СКБ Контур сайлавы" номинацияләре призерлары 100әр мең сум белән бүләкләнәчәк.

www.kontur.ru/ib сайтында видеороликлар үрнәкләрен карарга һәм конкурс шартлары белән танышырга мөмкин. Эшләр 2016 нчы елның 21 февраленә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев