Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслимнең 71 авылында җирле үзидарәләр көнен билгеләп үтәләр

РФ Президенты В. Путин кул куйган указ нигезендә һәр елның 21 апрелендә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Бүген җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның халык белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыять тормышына да уңай йогынты ясый. Халыкны иң борчыган көндәлек сораулар - торак пунктларны төзекләндерү, социаль...

РФ Президенты В. Путин кул куйган указ нигезендә һәр елның 21 апрелендә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Бүген җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның халык белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыять тормышына да уңай йогынты ясый. Халыкны иң борчыган көндәлек сораулар - торак пунктларны төзекләндерү, социаль тармакны үстерү, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту - җирле хакимият дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Мөслим муниципаль районында 71 авыл ипәсләнеп, алар 19 авыл җирлеге составына берләшкән. Мөслим, Метрәй, Иске Карамалы, Исәнсеф, Тойгелде һәм Түбән Табын авыл җирлекләрендә Башкарма комитетлар аерым юридик орган булып исәпләнә. Җирле үзидарәләр системасында 50 гә якын кеше хезмәт куя. Авыл җирлекләре, ТР хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләренә 20 машина кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев