Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслимгә кыр казлары кайтты

Апрель ае башлануга карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Шуңа да карамастан, җылы яктан кайтучы кошлар да күренә башлады. Күрдегезме икән - бүген төш вакытында Мөслим өстеннән тезелешеп кыр казлары...

Апрель аена сынамышлар

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.

Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.

Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.

Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.

Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.

Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.

Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X