Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең яшь армиячеләр җиңүгә иреште

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 15 сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Патриот" дип аталган призывка кадәр әзерлек республика үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр" дигән исем астында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча ярышлар узды.

15 спорт төрен үз эченә алган бу ярышларда 10 команда катнашты. Мөслим данын "Форпост" һәм "Боец" оешмаларының җыелма командасы яклады. Шәхси беренчелектә Раниз Закиров граната ату буенча, Миләүшә Абдуллина пресста, Ринат Сафиуллин турникта күтәрелүдә, Рафаэль Иванов йөгерү буенча I урынны яуладылар.

Команда ярышларында исә, безнекеләр турникта күтәрелеп I урынны, пресста, граната ыргытуда, йөгерүдә II урынны алдылар. Гомуми нәтиҗә буенча команда IV урынга чыкты. Шунысын да әйтергә кирәк, район командасы республикада иң яшь командаларның берсе. Команданы әзерләүче һәм ярышларга алып баручы - "Форпос" оешмасы җитәкчесе Илнур Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев