Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең Айнур - илкүләм танылган банминтончы

Спортның җир шарында киң таралган бадминтон дигән төрен белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Әле күпләребез, кулыбызга ракетка алып, капка төпләрендә, яланнарда бадминтон уйнап та карагандыр.

Әлеге спорт төре каян барлыкка килгән соң? Тарихи истәлекләрдән күренгәнчә, бадминтон безгә Индиянең пунэ уеныннан килеп кергән. 1872 елда спорт сөюче Англия герцогы Бофорт бу уенны үзенең Бадминтон дип аталучы утарына алып кайта. Халыкка уен бик кызыклы тоела. Һәм әкренләп, зур яклау таба. Нәкъ менә шушы урында пунэ уены бадминтон дип йөртелә башлый. Бадминтон яшен тизлегедәй бөтен дөньяга тарала. Русия да танылган Наталья Перминова, Владимир Иванов, Павел Фомин кебек атаклы бадминтонистларны ишетеп беләбездер барыбызда. Ләкин без дә бер дә ким түгелбез. Безнең дә үз Мөслим районыбызда туып үскән, 12 яшь булуына гына карамастан, Россия буйлап зур казанышларга,зур жиңүләргә ирешкән, кояш кебек балкып торучы, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, орчык кебек кенә чандыр горурлыгыбыз бадминтонист егетебез бар. Эйе, ул нәкъ тә үзе-ул Айнур Җәлилов.

Тере,җитез, сөйкемле Айнурыбызны ишетмәгән кеше бармы икән илебездә? Элеге бадминтонист егетебез үзенең акыллылыгы,ягымлылыгы белән бар кешене үзенә җәлеп итәдер.

Айнурыбыз җәй аеның иң матур көнендә 2004 елның 16 августында Рөстәм һәм Гүзәл Җәлиловлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Әнисе Гүзәл веблабораторияда лаборантка булып эшләсә, әтисе Рөстәм абый яшелләндерү өлкәсендә сварщик булып эшли. Җәлиловлар гаиләсендә дүрт бала үсеп килә. Абыйсы Ленар, Русия Кооперация көллиятенең Казан кооператив институты филиалында 1 курсында белем ала. Апасы Лилия Тукай гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында, ә Айнур 6 сыйныфында укыйлар, абый-апаларының булып куанычы сеңелләре 4 яшьлек Зәйнәп усеп килә. Люция әбиебез яныбызда булгач, безгә бик тә күңелле ди Айнур.

Айнур шушындый югары үрләргә ничек менде икән соң, ягъни каръера усеше ничек башланып китте икән?

Спортсмен егетебез бу сорауга бар күңеле белән рәхәт итеп сөйләде. "Абыем алып кереп китте мине спорт дөньясына"- дип сүзен башлады Айнур.

Ленар абыйсы мәктәптә укыганда спорт мәктәбенең теннис түгәрәгенә йөри. Ә аннан бадминтон түгәрәгенә күчә. Районара, республика күләм ярышларда катнашып урыннар ала. Шулай,акрынлап кына Ленар энесен, Айнурны да әлеге спорт төре белән кызыксындыра. Айнур бадминтон түгәрәгенә языла. Ул вакытта Айнурга нибары алты яшь кенә булган. Айнур кечкенә булуына карамастан, әлеге спорт төрен бик тиз эләктереп ала. Спорт мәктәбенең бадминтон тренеры Инсаф Ханов укучысының тумыштан килгән сәләтен күреп ис-акылы китә. "Үз теләге белән килде, каршы сүз әйткәне юк. Айнур бик тырыш егет" - дип искәртте Инсаф абыйсы. Күргәнегезчә, кечкенә спортсменыбыз призлы урыннар яулый башлый. Авыз тутырып зур горурлык белән Айнурыбыз һәрвакыт беренче безнең дип тә әйтергә оят түгелдер. Әлмәт шәһәренең зона ярышында 1 урын, Бөтенроссия яшьләр турнирында Русия летчигы герое-космонавт Максим Сураев исемендәге шәхси һәм микс разряд дисциплинасында 1 урыннар, Екатеринбург шәһәрендә шәхси һәм парлы разряд дисциплинасында беренчелектә. Айнур Санкт-Петербургта уздырган ярыш вакыйгаларын сөйләп узды. "23 нче марттан 30 мартка кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә үткән бадминтон буенча Россия беренчелегендә катнаштым. Бәйге 13 яшькә кадәр булган балалар арасында үтте. Ярышта Россиянең 17 төбәгеннән 163 бадминтончы көч сынашты. Татарстан җыелма командасы составында 12 кеше катнашты. Шуларның берсе мин булдым. Безгә махсус киемнәр тектеләр. "Турист" гостиницасында яшәдек. Үземә бик күп кенә дуслар таптым. Мина 10 уен уйнарга туры килде. Көндәшләрем Екатеринбург, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Саратов шәһәрләреннән булдылар. Тренерым Инсаф абый өйрәткән алымнар һәм үземнең даими бадминтон белән шөгыльләнүем Росия беренчелегендә катнашу мөмкинлеге бирде". Санап китсән,спортсменыбызның җиңүләре бихисап.

Район башлыгы Рамиль Хамзович Җәлиловлар гаиләсен очрашуга чакыра. Әңгәмә чәй артында узды дип искә алды Айнур. Район башлыгы Җәлиловлар гаиләсенә рәхмәт хаты, өй төзү өчен ипотека белән бүләкләгән.

Баскан җирдә ут биетә, диләр. Әлеге мәкаль нәкъ менә Җәлиловлар гаиләсе турында да инде.

Айнурның әтисе Рөстәм абый яшь чактан ук футбол, теннис, хоккей, бадминтон белән кызыксына, әнисе Гүзәл апа да йөгерү, сикерүдә көчле. Әнием җыр-моңга да оста дип искәртте егетебез. Абыйсы Ленар, апасы Лилия бадминтон, теннис уйныйлар. Бик күп кенә медальләр,мактау кәгазе иясе алар. Сеңелләре Зәйнәп абый-апалары сукмагыннан зур үрләр яулар дигән теләктә калабыз.

Хәзерге вакытта спортсмен егетебез Татарстан Республика Җыелма командасында уйный. Айнур хыяллары турында да сөйләп узды. КМС карточкасын аласым килә, Русия Җыелма командасына керер идем дип елмайды. Мөслимебездә спорт кирәк-яраклары кибете ачу мөмкинлеге булса мин бик тә сөенер идем диде. Айнурның хыяллары һичшиксез чынга ашачак. Чөнки Айнур яшь булуына карамастан тәҗрибәле спортсмен. Күп кенә ярышларда Айнур үзе хөкемдарлык итә. Егетебез Русия буйлап Бадминтон спорт төре буенча өстенлекләргә ия булган 4 урын спортсмены булып тора.

"Рәхмәт җанатарларыма, авыр чаклар булган очракта , ярышлар вакытында хәлем бетсә, алар миңа көч бирә, ышаныч бирә"- дип сүзен төгәлләде Айнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X