Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, райондашыбыз Әхсән Шәриповның “Утлы еллар аша” китабының икенче өлеше тәкъдир ителде

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, райондашыбыз Әхсән Шәриповның "Утлы еллар аша" китабының икенче өлеше тәкъдир ителде. Бу күләмле эшне ул шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов ярдәме белән башкара. Китапны бастыруда "Спецстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Рәшит Хәбиров иганәчелек иткән. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәдәни үсеш...

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, райондашыбыз Әхсән Шәриповның "Утлы еллар аша" китабының икенче өлеше тәкъдир ителде. Бу күләмле эшне ул шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов ярдәме белән башкара. Китапны бастыруда "Спецстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Рәшит Хәбиров иганәчелек иткән. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәдәни үсеш буенча урынбасары Рушат Солтанов яшь буынга мөрәҗәгать итеп, үткәнебезне, тарихыбызны белергә, сугыш чоры әсәрләрен укырга, сугышлар булмасын өчен тырышырга кирәклеген ассызыклады. Чара барышында Федераль миграция хезмәте тарафыннан төрле авыл җирлекләрендә укучы, 14 яше тулган 15 яшь гражданга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру оештырылды. Очрашуга килгән өлкән буын вәкилләренә истәлеккә китап бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама