Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаган кызына исерткеч эчемлек салып бирүдә гаепләнгән әти кешегә 4 мең сум күләмендә административ штраф салынган

Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде. Балигъ булмаганнарны хезмәткә урнаштыру, ведомствоара исәптә торган гаиләләрдәге гражданнарны һәм уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны эш урыннары белән тәэмин итү турында хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов...

Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде.

Балигъ булмаганнарны хезмәткә урнаштыру, ведомствоара исәптә торган гаиләләрдәге гражданнарны һәм уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны эш урыннары белән тәэмин итү турында хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов чыгышы тыңланды. Аерым категория гражданнар яшәгән, шул исәптән социаль яктан куркыныч булган һәм балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгын профилактикалау юнәлешендә башкарылган эшләр белән "Маяк" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хатбуллина таныштырды. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Эльза Вахитова үсмер арасында җинаятьләрне булдырмау, аларның хокук бозуларын профилактикалау буенча эшчәнлек торышына тукталды.

Гыйнвар аенда аерым комиссияләр балигъ булмаган балалар тәрбияләүче һәм уңышсыз дип саналган гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, газ, электр җиһазларының төзеклеген, тормыш-көнкүреш шартларын тикшереп чыккан иде. Аеруча авыр хәлдә булган гаиләләр комиссия утырышына да чакырылып, аларның нибары 3 гаилә хәлне уртага салып сөйләшү өчен утырышка килгән иде.

Комиссиядә балигъ булмаган кызына исерткеч эчемлек салып бирүдә гаепләнгән әти кешегә 4 мең сум күләмендә административ штраф салынды. Алкогольле эчемлек кулланганы өчен ике үсмернең тәртибе тикшерелеп, аларга 500 әр сум күләмендә административ штраф салу, үзләрен район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә исәпкә куелды. Бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен әти-әниләренә кисәтү ясалды. Утлы корал белән саксыз эш итүдә гаепләнеп, бер ел элек учетка куелган бер егет исәптән төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев