Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча эшләрен башлап җибәргәннәр

Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучылары язның беренче көннәреннән үк бакча эшләрен башлап җибәргәннәр: тәрәзә төбендә кыяр үстереп карамакчылар алар.

Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәсәнованың моңа кадәр дә укучылары белән тәрәзә төбендә кыяр үстергәне булган.
"Һәрбер балага савыт белән балчык, орлык алып килергә куштым. Башта ничек итеп утыртырга, күпме су сибәргә кирәклеген өйрәттем. Орлыкны бармакның бер буыны тирәнлегендә салдырдым. Һәр бала үз савытына исемен, утырту датасын язып куйды. 3-4 яфрак җибәргәч, тәрәзәгә аркылы бау сузып, һәр кыярны үрмәләтеп үстерәбез. Көн саен иртән килгәч, кыярыгыз белән исәнләшегез, дип өйрәтәм", - ди Миләүшә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев