Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тойгелдедә Авыл көне узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Тойгелде авыл җирлеге территориясе үсешенә" багышланган семинарның әлеге җирлектә узуы юкка гына түгел. Чөнки, бүген әлеге җирлектә 16 эшмәкәр исәпләнә, "Әюпов", "Нуретдинов" крестьян ә фермер хуталыклары эшләп килә. Семинар эшендә катнашучы авыл җирлеге башлыклары иң элек, кошчылык тармагы буенча эшләүче Линиза Ситдикованың җитештерү цехында булдылар, цехның эшчәнлеге белән таныштылар.

Разиф Кәрамов һәм Ришат Сайфуллин шөгыльләнүче кошчылык тармагы да катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Әлеге эшмәкәрләр бүгенге көндә күркә, тавык һәм каз үстерү белән шөгыльләнәләр. Игенче һәм Тойгелде авылларында ташландык фермаларны төзекләндереп үз эшчәнлекләрен алып баралар.

Тойгелде авылыннан, төрле өй җиһазлары ясаучы Сәел Каюмовны Мөслимлеләр генә түгел, башка чит төбәкләрдә дә беләләр. Үзенең ихатасындагы кечкенә генә цехында ул, ай саен дистәгә якын җиһаз ясый. Җирлектә үз ихаталарында ике дистәгә якын савым сыерлары һәм сату өчен үгезләр симертү белән шөгыльләнүче гаиләләр дә күп җирлектә. Айдар Зиннуровның ихатасында 40 баштан артык үгезләр тәрбияләнә. Илшат Газымов ихатасында 18 баш савым сыер асрый. Бүген савылган сөттән сөт, эремчек, каймак, куертылган сөт, катык, эремчек, сары май җитештереп сата. Кәлимуллиннар гаиләсе дә терлек асрау белән көн күрәләр. Ихаталарында 40 ка якын терлек бар, шуларның 18-е савым сыерлар. Киләчәктә 50 баш савым сыерга исәпләнгә ферма төзергә ниятләре бар.

Сөт эшкәртү белән шөгыльләнүче "Фаиза" җәмгыяте инде дистә елга якын сөт җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Тиздән, җәмгыять сөт продукциясе җитештерүче цехын да кулланылышка тапшырачак. Биредә ак май, эремчек, катык, йогурт кебек эшләнмәләр җитештерергә уйлыйлар.

Семинарда катнашучылар гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы белән дә таныштылар. Семинарның икенче өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Кунаклар үзләренең уй - кичерешләре белән дә уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама