Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Август аенда Мөслимдә уникаль спорткомплекс ачылачак

Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән төзелүче спорткомплекста бүген тулы куәтенә эш кайный. Әлеге спорт объектын төзү өчен хөкүмәтебез тарафыннан 200 млн сум финанс ярдәме биреләчәк. Барлык төзү эшләрен Яр Чаллы шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән "Евростиль" җәмгыяте башкара. Бу көннәрдә төзүчеләр комплексның фундаментын салу, субай кагу эшләрен алып баралар. Аннан соң бинаның...

Яңа бинада баскетбол, волейбол, мини футбол, көрәш кебек төрле уен төрләре өчен олы зал, фитнес һәм тренажер заллары булачак. Олы залда 300 урынга исәпләнгән утыргычлар урнаштыру да планлаштырыла. Административ бинада төрле занятиеләр өчен класслар, тренерлар өчен бүлмәләр урын алачак. Төзү эшләрен алты ай эчендә тәмамлап, яңа бинаны август аенда кулланылышка тапшыру ниятләнә. Димәк, бик тиздән Мөслимебездә тагын бер күркәм бина үз ишекләрен ачачак. Әлеге мәһабәт спорт корылмасы районыбызда спорт төрләренең тагын да артуына һәм үсүенә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Бары тик спорт белән шөгыльләнүчеләр күбрәк булсын, бигрәк тә яшьләребез әлеге комплекста үзләренә ошаган шөгыль табып, спортка актив тартылсыннар иде, дигән теләктә калабыз. Спорт - сәламәтлекнең нигезе булуын онытмасак иде. Фәридә Гайнетдинова. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X