Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплылыкка тартылдылар

Район прокуратурасы ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә җирлектәге оешма-предприятиеләрдә хезмәт турындагы законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында "Сөт иле" ҖЧҖ "Урожай" филиалында, "Сөт иле" ҖЧҖ "Ык" филиалында, "Родные края - Туган як" агрофирмасы" ҖЧҖдә хезмәт хакын түләү һәм эштән азат ителгәннәр белән исәп-хисап ясау вакытларының сакланмавы ачыкланды. РФ Хезмәт кодексының...

Район прокуратурасы ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә җирлектәге оешма-предприятиеләрдә хезмәт турындагы законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында "Сөт иле" ҖЧҖ "Урожай" филиалында, "Сөт иле" ҖЧҖ "Ык" филиалында, "Родные края - Туган як" агрофирмасы" ҖЧҖдә хезмәт хакын түләү һәм эштән азат ителгәннәр белән исәп-хисап ясау вакытларының сакланмавы ачыкланды. РФ Хезмәт кодексының 136 маддәсе нигезендә хезмәт хакы оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, коллектив килешү, хезмәт килешүе белән билгеләнгән көндә һәр ярты ай саен түләнергә тиеш. Шул ук кодексның 140 маддәсе нигезендә хезмәт килешүе туктатылган очрактаэш бирүчедән хезмәткәр алырга тиешле барлык сумманы түләү хезмәткәр эштән азат ителгән көнне түләнә. Ул бу көнне эшләмәсә, тиешле суммалар расчет таләп ителгән көннән соң килгән икенче көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Тикшерү вакытына әлеге оешмаларда эшчеләргә тиешле хезмәт хаклары буенча бурычлар бар иде. Аерым алганда, "Туган як"та бурыч - 677 500 сум, "Урожай"да - 4 341 530 сум, "Ык"та эштән азат ителгәннәргә хезмәт хакы буенча бурыч 11 216 сум 41 тиен тәшкил итә иде.

Эшчеләрнең хезмәт хокукларын бозган затларга карата район прокуратурасы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе 1 бүлеге буенча административ эш кузгатылды. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе карары белән гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Район прокуратурасы пресс-группасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама