Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядән – Рәхмәт хатлары

Армия сафларына быелның июнь аенда алынган якташларыбыз Хәмитов Равил Фәрит улы һәм Вәлиуллин Булат Ильяс улы турында алар хезмәт иткән 21250-А санлы хәрби часть командованиесе җылы фикердә булуын белдерә. Курсантлар хезмәт итү чорында үзләрен уңай яктан гына күрсәткән. Үзләренә йөкләнгән бурычларны вакытында, намус белән һәм төгәл үтәүләре белән аерылып торалар...

"Б. Вәлиуллин һәм Р. Хәмитов үзләренең физик әзерлекләрен камилләштерү белән бергә җәмәгать эшләрендә актив булулары, хәрби техниканы һәм коралларны яхшы белүләре белән дә аерылып торалар", диелгән часть командованиесе җибәргән бәяләмәдә. Без егетләргә Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәүдә түземлек һәм фидакарьлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев