Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аның исеме – районның Хезмәт даны тактасында: Илфират Зәйниев

Илфират Зәйниев исеме күпләргә таныш. Якташыбызның җырлары даими рәвештә ТНВ-Планета каналында яңгырый. Илфират башкаруындагы "Киек казлар", "Курай", "Синең хакта", "Әнкәем" җырларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Мирхади Разов сүзләренә Илфират үзе иҗат иткән "Мөслимемә фәтхия" җыры исә аңа танылу алып килде. Иске Вәрәш авылында үскән егет, кечкенәдән машина йөртергә, шофер булырга...

Илфират - гаиләдә икенче бала. Апасы Рүзилә дә, мәктәптә укыган вакытта төрле чаралар һәм бәйгеләрдә катнашып, үзенең моңлы тавышы белән күпләрне сокландырган. Әниләре дә моңлы кеше. Резеда апа, моңлы җырлары, аһәңле тавышы белән смотр-концертларда катнашып, тамашачы күңелен яулый.

Илфират беренче тапкыр сәхнәгә мәктәптә укыганда, 6 класста укыганд чыга. "Әниемнең туган көне бүген" җырын башкара. "Әниләр көне иде ул. Әнигә иң зур бүләгем җыр булды. Күзләрендәге шатлык яшьләрен күреп, үзем дә дулкынландым", - дип искә ала бүген Илфират. Яшеренеп яткан талант менә шулай әкренләп ачыла башлый. Мәктәптәге бер генә чара да аның җырларыннан башка узмый башлый. 9 класстан соң, Илфират Мөслимдәге һөнәри-техник училищесына укырга керә. Биредә ул тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Олы сәхнәгә юл да әлеге уку йортыннан башлана. Укыган чорда авылдашы Илсур Хафизов белән дуэт булып оешалар. Алар башкаруындагы "Бәхеттә-шатлыкта" җыры Мөслим радиосында да бик еш яңгырый. Бу җырны райондашларыбыз, якыннарының туган көннәре, юбилейлары уңаеннан бүләк буларак яңгыратуны сорап, гел-гел мөрәҗәгать итәләр иде. Соңыннан Илфират аерым җырлый башлый. 2010 елда, "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә катнашып, "Сибелә чәчем" татар халык җыры белән III нче дәрәҗә лауреат исемен алды. "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында исә ел да дипломант була Илфират.

Җырлау сәләте егетебезгә армия сафларында да дәрт-дәрман биреп тора. Хәрби маршировка вакытында башлап җырлаучы (запевала) була ул. Туган якны сагыну хисләрен дә моңлы җырлары белән җиңеләйтә егет. Кавказда хезмәт итеп кайткач, Илфират район мәдәният йортына автоклуб мөдире булып эшкә урнаша. Район, республика күләмендә уздырылган конкурс, бәйгеләрдә катнашмый калмый. Илһам Шакиров исемендәге җыр фестивалендә дә сынатмады райондашыбыз. "Киек казлар" җыры белән беренче урынны яулады. 2014 елда "Безнең җырчы" телевизион бәйгедә катнашып, гран-прига лаек булды һәм 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Башкортстан республикасында узган "Татар җыры-2015" конкурсында Илфират I дәрәҗә лауреат булды. Татарстанның атказанган җырчылары Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева исемендәге конкурслар дипломанты да ул. Мәскәүнең сәнгать һәм мәдәният дәүләт университетында белем алып, әлеге уку йортын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган якташыбыз киләчәктә үз җырларыннан тупланган диск чыгару теләге белән яна. Үзенең сольный концертын башларга да планлаштыра Илфират. Тормыш иптәше Лилия белән бер ул үстерә. Тиздән 4 яше тулачак Данил да әтисе кебек җырларга ярата. Киләчәктә, бәлкем, ул да әтисе юлыннан китәр әле. Ә без Илфиратка тагын бик күп еллар райондашларыбызны үзенең җырлары белән сөендерүен телибез.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев