Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын саклап калганнар

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы канунны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта Ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Узган елда Россия Икътисади үсеш министрлыгы Ана капиталыннан гомумән баш тартырга тәкъдим иткән иде. Шул...

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы канунны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта Ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Узган елда Россия Икътисади үсеш министрлыгы Ана капиталыннан гомумән баш тартырга тәкъдим иткән иде. Шул рәвешле, 300 миллиард сумны янга калдырып булачак, диелде. Әмма әлеге программаны саклап кала алдылар. «Ана капиталы» программасын озайтуын озайттылар, әмма индексацияләүгә акча таба алмадылар. Моңа кадәр 9 ел дәвамында арттырылып килгән дәүләт ярдәме күләме инде быел ук үзгәрешсез калдырылган иде. Алдагы өч елда да икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларын табучыларга күрсәтелә торган ярдәм күләмен арттырмаска карар кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев