Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана (гаилә) капиталы хисабына үз көчең белән салынган йорт өчен компенсация алып буламы?

Россия Федерациясе кануннары нигезендә ана (гаилә) капиталын шәхси торак йорт салганда киткән чыгымнарны каплау өчен тотарга мөмкин. Милеккә хокук 2007 нче елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән булырга тиеш.

Моның өчен җирле пенсия бүлегенә сертификат хуҗасының милеккә хокукы турында таныклыгы, 2007 нче елның 1 гыйнварыннан да иртә алынмаган шәхси торак йорт салыр өчен ире исеменә бирелгән җир кишәрлегенең шаһәдәтнамәләре белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, тиешле тәртиптә расланган язмача йөкләмәне, шәхси йорт салу объектын сертификатка ия кешенең , аның иренең һәм балаларының гомуми милке итеп рәсмиләштергән (шәхси йорт сертификатка ия кешенең , аның иренең һәм балаларының гомуми милке итеп рәсмиләштермәгән очракта) документны бирергә кирәк.

Гаризаны кәнәгатьләндерү турында карар кабул иткәннән соң, ана (гаилә) капиталы акчалары гариза биргән вакыттан 2 айдан да соңга калмыйча сертификат иясенең банктагы исәп-хисап счетына күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама