Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын куллы егетләр эшли

“Хуҗалык тәэмин итү” предприятиесе күптөрле хезмәт күрсәтә.

“Хуҗалык тәэмин итү” предприятиесе эшчәнлеге автотранспорт хезмәте күрсәтү белән бәйле. Җәмәгать мунчасы да – алар карамагында. Предприятие эшчәнлеге турында оешма җитәкчесе Марат Кашапов белән сөйләштек.
– Марат Иршатович, “Хуҗалык тәэмин итү” предприятиесе нинди хезмәтләр күрсәтә? Оешма эшчәнлеге белән таныштырып китегез әле.
– Безнең предприятие район оешмаларын транспорт һәм машина йөртүчеләр белән тәэмин итә, автотранспортка, оешмаларның газ хуҗалыгына техник хезмәт күрсәтә. Моннан тыш административ биналарда чисталык һәм тәртип тәэмин итү, мунча, кер юу, җылылык санау узелына техник хезмәт, биналарның агач корылмаларын янгынга каршы эшкәртү, мәктәп укучыларын һәм техникум студентларын йөртү, шәһәрара транспорт хезмәте дә безгә йөкләнгән. 
Оешмада 66 кеше хезмәт куя. Автотранспорт участогында 29 машина йөртүче эшли, шуларның унысы – җиңел машинада, унҗидесе – мәктәп автобусларында, ике кеше шәһәрара автобусларда хезмәт куя. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 47 яшь. 
– Сезнең карамакта ничә автобус бар? Алар барысы да кулланылыштамы? Эшче кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар юкмы?
– Кадрлар белән проблемалар әлегә юк. Узган уку елында 15 автобус 20 маршрут буенча мәктәп укучыларын йөртте. Быел мәктәп маршрутына өстәмә ике автобус чыгардык. Бүгенге көндә 21 маршрут буенча 17 автобус йөри. Узган ел ахырында районга 31 урынлык ике яңа “ПАЗ” автобусы кайтты. Моннан тыш дүрт маршрут буенча политехника техникумы студентларын йөртәбез. Барлык автобуслар да төзек, ГЛОНАСС системасына кушылган, балаларны йөртү буенча барлык таләпләргә дә туры килә. Узган ел Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән 53 урынлы “Ютонг” автобусы кайтты. Спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашучыларны йөртү, экскурсияләргә бару өчен әлеге автобус бик кирәк иде.
Машина йөртүчеләр рейска чыгар алдыннан медицина каравы үтә. Автобусларга һәм җиңел машиналарга ике слесарь хезмәт күрсәтә. 
– Тагын бер җаваплы хезмәт – җәмәгать мунчасы эшчәнлегенә дә тукталыйк әле...
– Мунча гигиена таләпләренә туры килсен өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бәяләр дә шәһәрнекеннән очсызрак. Гаилә белән мунча кергәндә аның бәясе 300 сумны тәшкил итә. Ялгыз кешегә мунча керү нибары 150 сумга төшә. Эш сәгатьләре дә уңайлы: мунча атнага дүрт көн 19.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Дүшәмбе, сишәмбе – ял, чәршәмбе – санитар көн. Мунча бинасында кер юу цехы да эшли. Биш балалар бакчасының керләре биредә юыла. 
– Марат Иршатович, “Хуҗалык тәэмин итү” предприятиесе тагын нинди хезмәтләр күрсәтә?
– Ут-күздән саклау өчен агач корылмаларны янгынга каршы эшкәртә башладык. Узган ел 14 мәгариф оешмасында, 4 мәдәният объектында агач корылмаларны янгынга каршы эшкәртү үткәрдек. Килешү нигезендә 36 объектта куркынычсызлык һәм янгын сигнализациясенә техник хезмәт күрсәтелде. Төзекләндерү-ремонт эшләрендә дә катнашабыз. “Кояшлы Ык” ял зонасында 200 метрдан артык озынлыкта койма тоттык, 75 метр променад ремонтладык. Иске кече амфитеатрда сынган такталар алыштырылды. Сабантуй мәйданында үзәк трибунаның түбәсе алыштырылды, туклану урынының түбәсе поликарбонат белән ябылды. Мөслим зиратының машина кую урынын тимер койма белән әйләндереп алдык, Тукай урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында бакча өлешенә койма тоттык. Тик торганыбыз юк, Аллага шөкер, башкарган эшләребез күп.

Римма Афзалова

Фото - "Мөслим-мнформ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев