Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аларга берни киртә түгел (Инвалидллар ункөнлеге нәтиҗәләр"

Инвалидлар ункөнлеге төрле быел да чараларга бай. 5 декабрь көнне спорт мәктәбе базасында сәламәтлекләре һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында ярышлар оештырылды. Анда барлыгы 20 райондашыбыз катнашты.

Дартс уены буенча хатын-кызлар арасында беренче-икенче урыннарны Мөслимнән Мария Третьякова һәм Зәйтүнә Минһаҗева яулады, өченче урынга Иске Вәрәш авылыннан Бәһиҗә Баһауова лаек булды. Шунысын да әйтергә кирәк: Бәһиҗә апа хатын-кызлар арасында иң өлкән катнашучы иде. Урыннан озынлыкка сикердә Иске Карамалы авылыннан Рәмзия Хәсәншинага тиңнәр булмады. Икенче урынны - Зәйтүнә Минһаҗева, өченче урынны Бәһиҗә Баһауова яулады. Шашка уенында беренчелекне Иске Карамалы авылыннан Рәмзия Хәсәншина алды, икенче-өченче урыннарда - Мөслимнән Флүрә Дәүләтшина һәм Мария Третьякова.

Ир-атлар арасында дартс уенында призлы урыннарны Ташлыяр авылыннан Айрат Салихов, Мөслимнән Айрат Шәяхмәтов һәм Азат Гамиров яулады.

Елгабаштан авылыннан Рәзил Мулламөхәммәтов урыннан иң еракка сикерүче булды, икенче урында - Баектан Нәфис Габдуллин, өченчедә -Иске Карамалыдан Илгизәр Кәримов. Шашка уены буенча Имаметдин Сәгыйтов беренче, Үрәзмәттән Рәйхан Шәйгаянов - икенче, Фәрит Хөснуллин өченче урынга лаек булды. Мөслим авылыннан Дофак Фәттахов шахмат ярышында җиңү яулады, Кузьма Иванов - икенче, Әсхәт Шәяхмәтов өченче урынны алды. Ярышларда җиңүчеләргә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама