Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мөслим - чиста авыл хуҗалыгы районы. Борынгыдан ук җиребездә иген иккәннәр, терлек тотканнар, кош-корт үстергәннәр. Еллар үткән саен авыл хуҗалыгы тармагында хуҗалык итүнең төрле формалары барлыкка килде. Бүген җирлегебездә тармакны агрофирмалар белән бергә ике дистәгә якын крестьян-фермер хуҗалыгы, гаилә фермалары, кошчы фермерлар тота. Еллар үткән саен, кул көче кими барып,...

Тантанада катнашучыларны иң элек район башлыгы Рамил Муллин да тәбрикләде. "Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәм бәйрәмгә килә алмаган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, сәламәт яшәгез" - дип, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.

"Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле", ди халык. Күпереп пешкән икмәк табыннарыбызда урын алганга кадәр күпме хезмәт куела, күпме маңгай тире тама?! Син яңгыр көткәндә кояш кыздыра, син кояш көткәндә көннәр буе яңгыр ява. Басу-кырларда хезмәт куючы механизатор, комбайнчылар, орлыкны җир куенына салып, уңышны җыеп алуга кадәр күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәрә. Бәйрәм тантанасында сәхнә түренә нәкъ менә игенчеләрнең беренче булып күтәрелүе юкка түгел. Аларга район башлыгы Рамил Муллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды.

Иген уңышы югары булсын өчен - җирнең яхшылап эшкәртелүе, үстерелгән уңышны амбарларга урнаштыруда оста шоферлар кирәк. Бәйрәм сәхнәсендә җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, ашлык ташуда өлгерлек күрсәткән алдынгы шоферлар район башлыгы кулыннан бүләк алдылар.

Мөслим данын еракларга таратуда, чит өлкәләргә танытуда "Агромастер" җитештерү компаниясенең өлеше бәяләп бетергесез. Биредә җитештерелгән агрегатларны ерак төбәкләрдән үк килеп алалар. Компаниянең энергия саклауга корылган тракторлар да җитештерә башлавы аларның ни дәрәҗәдә алга китүләрен дәлилли. Биредә җитештерелгән һәр агрегат иң элек "Исламов" хуҗалыгы кырларында сынау уза. Ике тармакның да җитәкләүче Илгиз Исламов: "Безнең бөтен байлыгыбыз - җир һәм бу залда утыручы халык. Әллә нинди куәтле техникалар чыгарып та, аларда сезнең кебек тырышып, яратып эшләүче эшче куллар булмаса, бернинди дә уңышка ирешә алмас идек", - дип, алдынгыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы да, һәр көнне тынгысыз хезмәтне таләп итә. Тармакта эшләүчеләр өчен бәйрәм көне дә, ял көне дә юк. Тантана барышында, терлек азыгы әзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар да район башлыгының бүләген кабул итте.

Әлбәттә, авыл хуҗалыгының һәр тармагында да эшне профессиональ дәрәҗәдә оста оештыручы җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр бар. Бәйрәм тантанасында, бертөркем шундый райондашларыбызга, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре, мактаулы исемнәре бирелде, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Район мәдәният йортының "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле, "Мөслим" тугайлары" фольклор ансамбле һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучы егет-кызлары хезмәт алдынгыларына үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР:
Агропромышленность комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Шәрипов Рөстәм Мирзагали улына "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре"дигән мактаулы исем бирелде.

"Туган як" агрофирмасының "Мәллә" бүлекчәсе бухгалтеры Хатыйпова Әлфинә Әзһәр кызы; район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветврач-серологы Габдуллина Рәмилә Зәкәрия кызы; район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветврач-ветсанэксперты Фазлыева Рәзилә Гали кызы; ветеран җитәкче Талыйпов Илфак Әмир улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнделәр.

"Исламов" фермер хуҗалыгының директор урынбасары Вагыйзов Фәндүс Хәмзә улына "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

"Туган як" агрофирмасы җәмгыяте осеминаторы Хатыйпова Клара Миңнеәхтәм кызы; "Органик Групп Ык" җәмгыятенең "Дуслык" бүлекчәсе инженеры Зарипов Илнур Нәҗип улы; "Шиһапов" фермер хуҗалыгы җитәкчесе Шиһапов Илсур Гайнетдин улы; "Органик Групп Урожай" җәмгыятенең баш бухгалтеры Шәймәрданова Флүсә Хөснетдин кызы; "Органик Групп Урожай" җәмгыятенең "Мәгариф" бүлекчәсе сыер савучысы Миргалиева Суфия Фәнис кызы; "Әюпов" фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әюпов Рамил Миргалим улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев