Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 декабрь көнне Кыш бабай кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте

26 декабрь көнне Кыш бабай кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте. Ярышта 7 команда катнашты. Ярышка күрше Актаныш районыннан да команда килде. Рус Шуган авылыннан 2 команда катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урынны "Яшьлек" командасы алды. Актаныш командасы - 2нче, Рус Шуганның авыл яшьләре командасы 3 урынга чыкты. Иң яхшы...

26 декабрь көнне Кыш бабай кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте. Ярышта 7 команда катнашты. Ярышка күрше Актаныш районыннан да команда килде. Рус Шуган авылыннан 2 команда катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урынны "Яшьлек" командасы алды. Актаныш командасы - 2нче, Рус Шуганның авыл яшьләре командасы 3 урынга чыкты. Иң яхшы уенчы исеменә "Яшьлек" командасыннан Миләүшә Касыймова, Актаныш командасыннан Гүзәл Мәрданова, Рус Шуганнан Анастасия Коткова лаек булды. Командаларга - грамоталар, кубоклар, яхшы уенчыларга статуэткалар тапшырылды. Һәр катнашучы Кыш бабайдан татлы бүләк алды. Мөслим районы волейбол федерациясе ярышның спонсоры - шәхси эшмәкәр Фаит Шәймурзинга рәхмәтен җиткерә.

Районның кызлар волейбол командасы формаларга заказ бирде. Форма тектерүдә район волейбол федерациясе президенты - шәхси эшмәкәр Илгиз Исламов ярдәм итә. Волейбол федерациясе спонсорга рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев