Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда булачак төзелеш-ремонт эшләре турында

Бу елны да җирлегебездә колачлы төзү-төзекләндерү эшләре көтелә. Бүген район үзәгендәге - "Ләйсән", Мәлләтамак авылындагы "Куянкай" балалар бакчаларында һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тулы куәтенә капиталь ремонт бара.

Бакчаларга ремонт дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ремонт бу елгы планга да кертелмәгән иде. Район башлыгы Рамил Муллин, республика Президентына ремонт үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, ил башлыгы үтенечне кире какмады. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 30 млн сумлык эш башкарылачак. Бүген биредә түбә дә алыштырыла, бинаның фасады эшләнә. Бер үк вакытта эчке өлештә шпаклевка эшләре, электр чыбыкларын алыштыру һәм башка төр эшләр башкарыла. Ремонтны Казанның "Портал" төзү җәмгыяте башкара. Шулай ук бу елны программада каралмаса да, Мөслим гимназиясенә дә 35 млн.сумлык ремонт керәчәк. Әлеге средстволарга уку йортының фасады эшләнәчәк,ишек һәм тәрәзәләре, линолеумнар алыштырылачак.
Балалар бакчаларына килгәндә, аларның түбәләре яңартылачак, фасады эшләнәчәк, электр чыбыклары, су, җылылык системасы, тәрәзәләр алыштырылачак. "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте эшчеләре "Ләйсән" балалар бакчасында идән җәя, түбә һәм фасад эшләрен башкара. Бакчаның тәрәзәләрен инде алыштырып та өлгергәннәр. Биредә ремонт төгәлләнгәннән соң, төзүчеләр "Миләшкәй" бакчасында эш башлаячак. "Ләйсән" балалар бакчасында - 11,8 млн сумлык, "Миләшкәй" дә 18,9 млн сумлык капиталь ремонт үткәреләчәк. Балалар бакчаларында капиталь ремонт республика программасы кысаларында Метрәй авылының "Ләйсән" балалар бакчасында да капиталь ремонт эше бара. Җаваплылыгы чикләнгән "Тандем" җәмгыяте егетләре көче белән түбә ябу, эчке эшләр башланды. Бинага яңа электр чыбыкларын үткәрүне шушы көннәрдә төгәлләргә уйлыйлар. Мәлләтамак авылының "Куянкай" балалар бакчасында 7,7 млн сумлык капиталь ремонт эше башкарылачак. Бүген биредә эчке эшләр башланган. "Перфекстрой" җәмгыяте төзүчеләре эшне кыска вакыт эчендә төгәлләр, дип ышанабыз.

Район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтовтан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында барлыгы 11 млн. сумга гимназия ишегалдында,Вахитов урамы буенча катлы йортлар ишегалдында спорт мәйданчыклары, "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында хоккей корты төзеләчәк. Авыл клубларына капиталь ремонт программасы кысаларында районга дәүләттән 13 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу средстволарга Югары Табын һәм Баек авылы мәдәният йортларына ремонт керәчәк. Бүген Югары Табын мәдәният йортында эчке эшләрне башланып, "Перфекстрой" җәмгыяте эшчеләре түбә ябу эшенә кереште.

Башкарыласы эшләр болар белән генә чикләнми әле. Җирлегебездә башка программалар нигезендә дә төзелеш-ремонт эшләре алып барылачак.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев