Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2015 елда суд приставлары башкаруында 1 200 мең сумга 123 производство булды

Район Башкарма комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә контроль һәм координацияләү эш комиссиясе көн саен бурычлылар исемлеген, аларга һәм эш бирүчеләргә тәләү һәм судка дәгъва бирү турында белдерү хатлары җибәрүне анализлый. Комиссия эшли башлаган вакыттан алып, 176 гражданга дәгъва белдерелде. 2015 елда суд приставлары башкаруында 1 200 мең сумга 123 производство...

Район Башкарма комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә контроль һәм координацияләү эш комиссиясе көн саен бурычлылар исемлеген, аларга һәм эш бирүчеләргә тәләү һәм судка дәгъва бирү турында белдерү хатлары җибәрүне анализлый. Комиссия эшли башлаган вакыттан алып, 176 гражданга дәгъва белдерелде. 2015 елда суд приставлары башкаруында 1 200 мең сумга 123 производство булды. Быел тагын 98 мең сумга 17 производство кузгатылды. Бүгенгә 107 бурычлы зат бурычларын тулысынча түләде, мөмкин булмау акты белән 6 производство тәмамланды. Тәмамланмаган 33 производстводан 13 гражданның бурычы пенсиясеннән яисә хезмәт хакыннан тотыла, 10 гражданның 25900 сумлык милке алынды һәм реализацияләнде. Сан составы буенча бердәм исәп-хисап үзәге базасы нигезендә 79 кешенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы бар. Шулардан 35енең - вакыты узган бурыч. Вакыты узган бурычлыларның 19ы - эшләүчеләр, җидесе - лаеклы ялдагылар, тугызы - эшсезләр.

Бүгенге көндә юридик бүлек тарафыннан ике контурлы котеллар өчен бурычны киметү буенча эш алып барыла. 2015 елда әлеге бурыч 3 процентка артты. Сәбәбе - ай саен өстәлеп баручы суммалар. Шулай да узган елның соңгы айларында боз урыныннан кузгалган иде. Әмма газлаштыру фонды тарафыннан ышаныч язуының кире алынуы сәбәпле, бүген судка дәгъва бирүләр туктатылды, бары тик таләпләр тапшыру һәм бурычлылар исемлеген район газетасында бастыру эше генә бара. 2015 елда барлыгы 32 бурычлы затка судка дәгъва бирелде һәм 164 гражданга таләпләр тапшырылды.

Җирлегебездә ике коммуналь оешма - ачык типтагы "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте һәм "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе эшли. Инженерлык челтәрләренә гражданнарның бурычы 76 529 сум иде, ел дәвамында ул кимеп, 37 мең сумга калды. Каты көнкүреш калдыкларын җыйган һәм түккән өчен "Төзекләндерү һүм яшелләндерү" предприятиесенә гражданнарның бурычы 606 мең сум булып, ел дәвамында ул 153 мең сумга калды. Бүгенге көндә бурыч 72 мең сум тәшкил итә. Унитар предприятиенең юридик хезмәте тарафыннан бурычлыларга 514 дәгъва тапшырылды. 86 бурычлының эше судка бирелде, шулардан 67 кеше бурычын тулысынча түләде.

Оешма-предприятие җитәкчеләре дә коллектив хезмәткәрләренең торак-коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләп баруын контрольдә тотсын иде, дип сорыйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев